Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Альберт Борһанов Милли җыенда катнашучыларны тарихчылар эше белән таныштырды
Бүген Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының элекке бинасында Милләт җыенының ачылу тантанасында Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының Татар төбәк тарихын өйрәнүчеләре белән эшләү комитеты җитәкчесе Альберт Борһанов та чыгыш ясады.
«Бөтен Евразиядән килгән хөрмәтле делегатлар! Бик күп күренеклеләребез әйткәнчә, үткәнен белмәгән халыкның киләчәге юк! Безнең татар халкының һәрвакыт үз тарихы булган. Бүгенге көндә Татарстанда төбәк тарихын өйрәнүчеләрнең 62 бүлеге эшли. Россиядә 116 бүлегебез бар. Ел саен тарихчыларыбз белән 300ләп китап бастырып чыгарабыз», – дип ассызыклады ул.
Шулай ук Борһанов тарихчыларны 27 августка планлаштырылган программа белән таныштырды. Милләт җыены кысаларында тарихчылар сафында 34 төбәктән 85 делегат икәне дә билгеле.
- 28 август көнне Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашында Милләт Җыенының пленар утырышы узачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз