news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Алабуга»да дроннар һөҗүме аркасында зыян күрүчеләр саны 13 кешегә кадәр арткан

«Алабуга» махсус икътисади зонасына пилотсыз оча торган аппаратлар һөҗүме сәбәпле, 13.00 сәгатькә булган мәгълүматлар буенча, 13 кеше зыян күргән. Бу турыда Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгында хәбәр иттеләр.

Студентлар зыян күргән, алар арасында 2 балигъ булмаган бала бар. Алар барысы да Алабуга үзәк район хастаханәсенә китерелгән. Дәвалау-диагностика чаралары уздырганнан соң, 5 кешене амбулатор дәвалануга җибәргәннәр.

8 кеше хастаханәгә озатылган. Табиблар аларның хәлен җиңел һәм уртача авыр дәрәҗәдә дип бәяли, гомерләренә куркыныч янамый. Зыян күрүчеләргә барлык кирәкле медицина ярдәме күрсәтелә.

Искәртик, бүген иртән республиканың Алабуга һәм Түбән Кама шәһәрләрендәге предприятиеләренә пилотсыз очу аппаратлары һөҗүм итте. Республика башлыгы матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, һөҗүм нәтиҗәсендә җитди җимерелүләр юк, предприятиеләрнең эше өзелмәгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100