news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Актанышның Киров авылында Урамнар бәйрәмендә Димче почмагы эшләячәк

Актанышның Киров авылында Урамнар бәйрәмендә Димче почмагы эшләячәк
Фото: © «Татар-информ», Юлай Низаев

Актаныш районының Киров авылында традициягә әверелгән Урамнар бәйрәмендә быел Димче почмагы да булачак. Оештыручылар әйтүенчә, бәйрәм чарасын авыл халкы үз көче белән үткәрә.

«Яңалык буларак: димче почмагы да эшләп торачак. Ялгыз, моңаеп килүчеләр, шат елмаеп парларын табып китәр. Сезне бәйрәм өчен эшләтелгән махсус самавырда кайнатылган мәтрүшкәле чәйләр, урам күрке булып утырган мичтә пешкән коймак белән тәбикмәкләр, уха һәм пылау, килен токмачы салып пешерелгән ашлар, төрледән-төрле тәм-том көтә», — диде шушы авылда туып-үскән «Татмедиа» АҖ «Актаныш-информ» редакциясенең радио бүлеге диктор-журналисты Фәния Рәшитова.

Бәйрәмдә гадәттәгечә, җыр-моң, уен-көлке булачак, өлкәннәргә ихтирам күрсәтеләчәген, билгели оештыручылар.

Биредә сату нокталары да халыкка товарлар тәкъдим итүе көтелә.

news_right_1
news_right_2
news_bot