news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Аксубай районы Яңа Үзи авылында Радик Сабировка багышланган экспозиция ачылачак

Аксубай районы Яңа Үзи авылында Радик Сабировка багышланган экспозиция ачылачак
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

16 октябрь көнне Аксубай районы Яңа Үзи авылындагы Газиз Кашапов-Үзиле музеенда вакытсыз арабыздан киткән журналист Радик Сабировка багышланган экспозиция ачылачак. Бу хакта «Татар-информ» журналистына «Мәгариф», «Гаилә һәм мәктәп» журналлары баш мөхәррире Гөлүсә Закирова хәбәр итте.

«Экспозиция ачылу турында вакытсыз арабыздан киткән дустыбыз Радик Сабировның сеңлесе Лилия Яфизова хәбәр итте. Музейда урын алган экспозиция «Серләремне йомгак итеп кайттым, авылым, кайттым яныңа» дип атала. Чарада район җитәкчеләре, Радик Сабировның туганнары, дуслары килер дип көтелә», – диде ул.

Ачылу тантанасы 16 октябрь сәгать 10.00да булачак.

  • Радик Сабиров быел 2 июньдә вафат булды. Ул Аксубай районы Яңа Үзи авылында җирләнде.
  • Радик Сабиров 1979 елда Татарстанның Аксубай районында туа. Ул Казан дәүләт университетын тәмамлый һәм филология фәннәре кандидаты гыйльми дәрәҗәсен ала. Һөнәри эшчәнлеге елларында Радик Сабиров «Безнең спорт» газетасында, «Мәгариф» журналында һәм «Интертат»та эшли. 2014 елда ул «Идел» журналын җитәкли, ә 2019 елның 20 июненнән «Шәһри Казан» газетасының баш мөхәррире була.
news_right_1
news_right_2
news_bot