news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Әкият» курчак театры 90 еллыгын «Шомбай-fest» фестивале кысаларында үткәрә

Татар дәүләт «Әкият» курчак театры 90 еллык юбилей тантанасын «Шомбай-fest» фестивале кысаларында үткәрәчәк.

«25 июньнән 2 июльгә кадәр «Шомбай-fest» V халыкара курчак театрлары фестивале була. 1 июльдә фестиваль кысаларында «Әкият» курчак театрының юбилей тантанасы үтә», – дип хәбәр итә фестивальнең матбугат үзәге.

Казан халкы һәм кунаклары фестиваль программасына кергән 14 спектакльне карый алачак. Ә юбилей тантанасы үтәсе көнне театрның Кече залында Азәрбайҗаннан Баку марионеткалар театры «Аршин Мал Алан» музыкаль комедиясен күрсәтә.

news_right_1
news_right_2
news_bot