Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Әкият» курчак театры «Шомбай-fest» фестивале программасын чыгарды
Татар дәүләт «Әкият» курчак театры «Шомбай-fest» курчак театрлары фестиваленә әзерләнә. Казан халкына һәм кунакларына Белоруссия, Азәрбайҗан һәм Россия төбәкләреннән 14 спектакль тәкъдим ителәчәк.
«Казанда 25 июньнән 2 июльгә кадәр «Шомбай-fest» V халыкара курчак театрлары фестивале көтелә. Фестиваль программасына өлкәннәр өчен һәм балалар өчен җидешәр спектакль кергән», дип хәбәр итә фестивальнең матбугат үзәге.
Белоруссиянең Брест курчак театры Пушкин әсәре буенча «Луна Сальери» спектаклен, Азәрбайҗаннан Баку марионеткалар театры «Аршин Мал Алан» музыкаль комедиясен, Мәскәүнең Road-movie курчак театры «Мой внутренний Элвис» спектаклен алып килә. Афишада Луганск академия курчак театры, Чиләбе курчак театры, Башкорт дәүләт курчак театры, Оренбург курчак театры һәм башкалар бар.
Спектакльләрне Россиянең атказанган рәссамы, Мәскәү күләгәләр балалар театрының баш рәссамы Виктор Платонов, РФ Театр әһелләре берлеге халыкара бүлегенең баш эксперты, театр тәнкыйтьчесе Наталия Райтаровская, Милли драма театры режиссеры, артисты Андрей Калинин, театр белгече Нияз Игъламов, КФУ доценты Дмитрий Туманов бәяләячәк.
Татар дәүләт «Әкият» курчак театры Галимҗан Ибраһимов әсәре буенча куелган «Адәмнәр» спектакле белән катнаша.
Жюри «Иң яхшы спектакль», «Иң яхшы режиссер эше», «Иң яхшы актер эше», «Иң яхшы икенче пландагы актер эше», «Иң яхшы рәссам эше», «Спектакльнең иң яхшы музыкаль бизәлеше», «Фестиваль яңалыгы» номинацияләре буенча лауреатларны билгеләячәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз