news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Ак чәчәкләр» премиясендә Рөстәм Миңнехановтан алдагы сайлауларда катнашуын сорадылар

Бүген ел саен үткәрелә торган «Ел табибы – Ак чәчәкләр 2025» премиясендә конкурс номинациясе лауреаты һәм РФ атказанган табибы Фоат Әхмәтҗанов Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның алдагы сайлауларда катнашуына өмет белдерде.

«Мин Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка рәхмәтлемен. Ул чыннан да медицинаны бик яхшы аңлый. Ул киләсе срокка сайланыр дип ышанам», - диде Фоат Әхмәтҗанов.

Җыелышта катнашучылар бу сүзләргә алкышлар белән җавап бирделәр.

Искәртәбез, элегрәк Рөстәм Миңнеханов «Восхождение» тернәкләндерү үзәгендә булды, анда ул «Ватанны саклаучылар» фонды координаторлары белән очрашты. Социаль координаторларның берсе Миңнехановның алда торган сайлауларда катнашачагына ышаныч белдерде.

news_right_1
news_right_2
news_bot