Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Миңнехановтан сайлауларда катнашуын сорадылар: Сез – безнең төп яклаучы

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Социаль хезмәткәр көнендә «Восхождение» тернәкләндерү үзәгендә булды. Ул биредә «Ватанны саклаучылар» фонды координаторлары белән очрашты. Социаль координаторларның берсе Миңнехановның булачак сайлауларда катнашачагына ышаныч белдерде. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова Телеграм-каналында хәбәр итте.
Татарстанда урнашкан үзәктә быел махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен стационар бүлек ачылды.
Җылы очрашу чәй өстәле артында, иркен атмосферада узды. Махсус хәрби операция катнашучысы хатыны, социаль координатор Римма Сыдыкова Рөстәм Миңнехановка ире һәм аның хезмәттәшләре исеменнән сәлам тапшырды һәм Татарстан Рәисенә ярдәме өчен рәхмәт белдерде. Ул әңгәмә барышында Миңнехановка шәхси үтенече белән мөрәҗәгать итте:
«Сез – безнең Татарстанның төп яклаучысы. Булачак сайлауларда катнашуыгызны бик теләр идем», - диде ул.
Видео: Лилия Галимова Телеграм-каналы
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз