Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Ак Барс» хоккейчылары яңа сезонда беренче җиңүләрен яулады, киләсе уен Казанда булачак
Казанның «Ак Барс» хоккей командасы Омск шәһәрендә «Авангард» уенчыларын 2:1 исәбенә отты.
Беренче периодның бишенче минутында «Ак Барс»ның яңа уенчысы Григорий Денисенко исәпне ачты (0:1).
Икенче периодның җиденче минутында Митчелл Миллер «Ак Барс»ны тагын бер алкага алга чыгарды, ул, сакчы булса да, икенче уен рәттән гол кертә (0:2).
Өченче периодның тугызынчы минутында «Авангард» һөҗүмчесе Николай Прохоркин алканы Казан командасы капкасына кертте (1:2).
Ике көн элек Магнитогорск шәһәрендә узган уенда «Ак Барс» җиңелгән иде, бүген исә команда көндәшеннән көчлерәк булды.
Командалар составы:
«Авангард»
- Серебряков (Мишуров);
- Игумнов – Прохоркин – Котляревский, Шәрипҗанов – Чистяков;
- Якупов – Потуральски – Волков, Блажиевский – Гуляев;
- Окулов – Пономарёв – Рашевский, Лажуа – Ибраһимов;
- Мартынов – Леука – Фьоре, Войнов.
«Ак Барс»
- Бердин (Билалов);
- Барабанов – Семёнов – Алистров, Лямкин – Миллер;
- Денисенко – Биро – Яшкин, Карпухин – Марченко;
- Пустозёров – Сафонов – Галимов, Фальковский – Яруллин;
- Бровкин – Фисенко – Кателевский (Жулин).
«Ак Барс»ның киләсе уены 10 сентябрь көнне 19:30 сәгатьтә башлана. «Ак Барс» – «Автомобилист» матчы Казанда «Татнефть Арена» боз сараенда булачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз