news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанның «Ак Барс» хоккей командасы яңа сезонны «Металлург»ка җиңелүдән башлады

Казанның «Ак Барс» хоккей командасы яңа сезонны «Металлург»ка җиңелүдән башлады
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов, архив

Бүген «Ак Барс» Континенталь хоккей лигасының 2025-2026 еллар сезонының беренче уенын үткәрде. Казанлыларның беренче көндәше Магнитогорск шәһәренең «Металлург» командасы булды. Матч 4:3 исәбенә тәмамланды.

Беренче периодның соңгы минутында исәп «Металлург» файдасына ачылды, алканы команда капитаны Алексей Маклюков кертте (1:0).

Икенче периодның икенче минутында Егор Коробкин «Металлург»ны тагын бер алкага алга чыгарды (2:0). Алтынчы минутта, «Ак Барс» азчылыкта уйнаса да, Казан командасы уенчысы Михаил Фисенко гол кертә алды (2:1).

Өченче период башында «Ак Барс» сакчысы Митчелл Миллер исәпне тигезләде (2:2). Бишенче минутта, «Металлург» күпчелектә уйнаганда, Александр Петунин гол кертте (3:2). Ике минуттан Алексей Пустозёров алкасы исәпне 3:3 итте.

Уенның төп вакыты тигез исәпкә тәмамланды, командаларга сезонның беренче матчында ук өстәмә вакытта уйнарга туры килде. Өстәмә вакытта да исәп сакланды, уен нәтиҗәсе капкачы белән бергә бер калып буллит бәрүдә ачыкланды. Буллит сериясендә «Металлург» көчлерәк булды.

Командалар составы:

«Металлург»

  • Набоков (Смолин);
  • Ткачёв – Канцеров – Толчинский, Маклюков – Пресс;
  • Вовченко – Козлов – Силантьев, Орехов – Сиряцкий;
  • Михайлис – Исхаков – Петунин, Хабаров – Минулин;
  • Коротков – Джонсон – Коробкин, Паливко.

«Ак Барс»

  • Билалов (Бердин);
  • Барабанов – Семёнов – Галимов, Лямкин – Миллер;
  • Денисенко – Биро – Яшкин, Карпухин – Марченко;
  • Жулин – Сафонов – Пустозёров, Лучевников – Яруллин;
  • Бровкин – Фисенко – Кателевский, Фальковский.

«Ак Барс»ның киләсе уены 8 сентябрь көнне 16:30 сәгатьтә башлана. «Авангард» – «Ак Барс» матчы Омск шәһрендә булачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot