news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Ак Барс» Ринат Фәхретдиновны UFC Vegas 76 турнирында җиңүе белән котлады

«Ак Барс» Ринат Фәхретдиновны UFC Vegas 76 турнирында җиңүе белән котлады
Ринат Фәхретдиновның социаль челтәрләреннән алынган фото

Казанның «Ак Барс» хоккей командасы катнаш көрәш төрендәге татар спортчысы Ринат Фәхретдиновны UFC Vegas 76 турниры кысаларында Америкадан Кевин Лины җиңүе белән котлады.

«UFC тарихында беренче татар Ринат Фәхретдинов рәттән өченче җиңүен яулады – бу юлы ул көндәшен нибары 55 секундта җиңде! Котлыйбыз һәм горурланабыз! Алга!» — дип яза «Ак Барс»ның матбугат хезмәте.

Ринат Фәхретдинов АКШ спортчысы Кевин Лины очрашуның беренче минутында ук нокдаунга җибәрә, көндәшен буу алымы (гильотина) кулланып, бирелергә мәҗбүр итә, дип язган идек.

Шулай итеп, 32 яшьлек татар көрәшчесенең уңышлары исемлегендә 21 җиңү һәм 1 җиңелү бар.

news_right_1
news_right_2
news_bot