news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ринат Фәхретдинов UFC Vegas 76 турнирында Америка спортчысын беренче минутта ук җиңде

Ринат Фәхретдинов UFC Vegas 76 турнирында Америка спортчысын беренче минутта ук җиңде
Ринат Фәхретдиновның социаль челтәрләреннән алынган фото

Татар көрәшчесе Ринат Фәхретдинов катнаш көрәш төренең UFC кысаларындагы өченче бәйгесендә Америка көрәшчесе Кевин Лины җиңде.

Фәхретдинов очрашуның беренче минутында ук Лины нокдаунга җибәрә һәм көндәшен буу алымы (гильотина) кулланып, бирелергә мәҗбүр итә.

Шулай итеп, 32 яшьлек татар көрәшчесенең уңышлары исемлегендә 21 җиңү һәм бер җиңелү бар. Үз чиратында, Кевин Ли 27 көрәшнең сигезендә җиңелгән.

Исегезгә төшерәбез, моңа кадәр Фәхретдинов UFC бәйгеләрендә үзенең ике көрәшендә, шул исәптән, Андреас Михайлидис һәм Брайан Баттлга каршы көрәштә җиңү яулаган иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot