news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Ак Барс» Квартальнов белән хезмәттәшлек дәвам итүен рәсми рәвештә белдерде

Шулай ук клуб системасында үсеш буенча тренер вазифасы кертелде, аны Казан командасының элеккеге һөҗүмчесе Айрат Кадейкин биләячәк.

 «Ак Барс» Квартальнов белән хезмәттәшлек дәвам итүен рәсми рәвештә белдерде
«Ак Барс» клубының матбугат хезмәте

(Казан, 6 июль, «Татар-информ»). Казанның «Ак Барс» хоккей клубы командасы баш тренер Дмитрий Квартальнов белән хезмәттәшлекне дәвам итү турында рәсми рәвештә игълан итте. Исегезгә төшерәбез, клуб 1+1 системасы буенча белгеч белән контракт төзеде. Бу турыда клубның матбугат хезмәте хәбәр итте.

«Без Дмитрий Квартальнов белән хезмәттәшлекне дәвам итүебезгә шат һәм «Ак Барс»та бергә югары нәтиҗәләргә ирешә алырбыз дип өметләнәбез», — ди генераль менеджер Рафыйк Якубов.

Клубта капкачыларның яңа тренеры турында да игълан иттеләр.

«Татар-информ» элек хәбәр иткәнчә, бу функцияне фин белгече Яакко Валкама башкарачак. Шулай ук клуб системасында Айрат Кадейкин биләячәк үсеш буенча тренер вазифасы да кертелде.


Дмитрий Квартальнов «Ак Барс» клубында тагын бер сезонга калачак, дип хәбәр иткән идек.

news_right_1
news_right_2
news_bot