news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дмитрий Квартальнов «Ак Барс» клубында тагын бер сезонга калачак

Узган сезонда Квартальнов шәкертләре КХЛ Көнчыгыш конференциясенең турнир таблицасында беренче урынны алды.

Дмитрий Квартальнов «Ак Барс» клубында тагын бер сезонга калачак
"Ак Барс" хоккей клубының матбугат үзәге

(Казан, 6 июль, «Татар-информ»). Казанның «Ак Барс» командасы баш тренер Дмитрий Квартальнов белән контрактны озайту вариантын карады. Бу хакта Казан клубы президенты Наил Магановка сылтама белән ТАСС хәбәр итте.

«Дмитрий Квартальнов җитәкчелегендә „Ак Барс " яхшы нәтиҗә күрсәтте. Без тренерлар штабының спорт эше белән дә, клубның үз тәрбияләнүчеләрен составка җәлеп итү стратегиясен гамәлгә ашыру эше белән дә канәгать», — дип Маганов сүзләрен китерә ТАСС.

Шулай ук ул клубның бөтен системасында белгечнең эшен билгеләп үткән. «Чемпионатлар барышында система клублары „Барс ‚һәм‘ Ирбис“ яхшы уен күрсәтте. Бу Дмитрий Вячеславович һәм аның штабы эше белән бәйле. Шуңа бәйле рәвештә безнең хезмәт килешүе автомат рәвештә киләсе сезонга озайтылды», — ди Маганов.

Узган сезонда Квартальнов шәкертләре КХЛ Көнчыгыш конференциясенең турнир таблицасында беренче урынны алды, шулай ук плей-оффның икенче раундына узды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100