news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Ак Барс» капкасына 6 алка керттерде һәм оттырды, уен бер минут тынлыктан башланды

«Ак Барс» капкасына 6 алка керттерде һәм оттырды, уен бер минут тынлыктан башланды
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Бүген «Ак Барс» Омск шәһәренең «Авангард» командасына җиңелде. Матч 1:6 исәбенә тәмамланды.

Фото: © «Татар-информ», Гөлия Хәсбиуллина

Әлеге матч бер минут тынлыктан башланды. «Татнефть Арена» боз сараенда көймәдә йөргәндә батып үлгән җанатар Антон Агафоновны искә алдылар. Аның тәне кичә табылган. «Ак Барс» командасаның җанатарлары аның истәлегенә плакат ясаган һәм уенны да «Агафонов Антон», – дип кычкырып башладылар.

Фото: © «Татар-информ», Гөлия Хәсбиуллина

Беренче периодның беренче минутында «Ак Барс» исәпне ачты, беренче һөҗүмдә ук алка капкага керде. Голны Владимир Алистров кертте (1:0). Икенче минутта исәп инде тигезләнде, «Авангард» уенчысы Михаил Катлеревский гол кертте (1:1).

Алтынчы минутта алка икенче тапкыр «Авангард» капкасына керде, тик видеокабатлаудан соң аның кагыйдә буенча кермәгәне ачыкланды, гол исәпләнмәде. Ундүртенче минутта, «Ак Барс» азчылыкта уйнаганда, Константин Окулов гол кертте һәм «Авангард»ны алга чыгарды (1:2).

Икенче периодның җиденче минутында Константин Окулов дубль ясады (1:3). Өченче алканы керттергәч, «Ак Барс» капкачысын алмаштырды: бозга Михаил Бердин урынына Тимур Билалов чыкты.

Өченче периодның җиденче минутында «Авангард» һөҗүмчесе Эндрю Потуральски гол кертте (1:4). Унҗиденче минутта, «Ак Барс» азчылыкта уйнаганда, Максим Лажуа Казан командасы капкасына бишенче алканы кертте (1:5). Унсигезенче минутта Ансель Галимов исәпне 1:6 итте.

Командалар составы:

«Ак Барс»

  • Бердин (Билалов);
  • Барабанов – Семёнов – Алистров, Лямкин – Марченко;
  • Денисенко – Биро – Яшкин, Карпухин – Миллер;
  • Пустозёров – Сафонов – Бровкин, Фальковский – Яруллин;
  • Дыняк – Фисенко – Кателевский (Җамалтдинов).

«Авангард»

  • Серебряков (Мишуров);
  • Мартынов – Игумнов – Фьоре, Шәрипҗанов – Чистяков;
  • Окулов – Потуральски – Волков, Лажуа – Ибраһимов;
  • Рашевский – Прохоркин – Котляревский, Блажиевский – Войнов;
  • Гуляев – Пономарёв – Ансель Галимов, Чайка.

25 сентябрь көнне «Ак Барс» Астанада «Барыс» командасына каршы көрәшәчәк. Уен 17:30 башлана.

news_right_1
news_right_2
news_bot