Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда катер һәлакәтендә батып үлгән соңгы кешенең мәетен таптылар
12 сентябрьдә Яшел Үзән районының Октябрьский бистәсе янында катер һәлакәтендә үлгән ир-атның мәете Идел елгасында Зеленый утраучыгы янындагы фарватер тирәсендә табылган. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы идарәсендә хәбәр иттеләр.
Якынча мәгълүматлар буенча, ул «Ак Барс» хоккей командасының танылган җанатары Антон Агафонов. Ир-ат коткару жилеты кимәгән булган.
Искәртеп үтик, фаҗига Яшел Үзән районының Октябрьский бистәсе янында булды. Катер йөртүчесе идарәне югалта һәм судно суга әйләнеп каплана.
Якынча мәгълүматлар буенча, пассажирлар коткару жилеты кимәгән булган. Моннан тыш, катердагы пассажирлар саны нормадан артып киткән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз