news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Ак Барс» хоккейчысы Станислав Галиевны бер матчтан читләштерделәр

Ул «Динамо» уенчысына каршы тупас алым кулланды.

(Казан, 12 октябрь, «Татар-информ»). Континенталь хоккей лигасы Спорт-дисциплинар комитеты «Ак Барс» командасы һөҗүмчесе Станислав Галиевны бер матчтан читләштерү турындагы карар кабул иткән. Бу хакта лиганың рәсми сайты хәбәр итә.

Исегезгә төшерәбез, кичә Мәскәүдә «Динамо» командасына каршы уенның өченче период азагында Станислав Галиев тупас рәвештә кагыйдә бозган өчен уеннан куып чыгарылган иде.

Шулай итеп, һөҗүмче иртәгә «Локомотив» командасына каршы уенда катнаша алмаячак. Моннан тыш ул акчалата штрафка да тартылган.  

news_right_1
news_right_2
news_bot