Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
"Ак Барс" хоккейчысы Андрей Марков: Олимпиада турында сөйләшергә иртәрәк әле
Сезон алдыннан Марков Милли хоккей лигасында чыгыш ясаган «Монреаль» клубыннан «Ак Барс»ка күченде.
(Казан, 12 октябрь, «Татар-информ», Фәрит Салихов). «Ак Барс» командасы сакчысы, 38 яшьлек Андрей Марковның кичә Мәскәүнең «Динамо» командасына каршы уенда чираттагы алкасын кертте. Әлеге алка Казан клубы составында Марковның өченче голы булды.
Шунысы игътибарга лаек: «Динамо» – Андрей Марковның Милли хоккей лигасына киткәнче һәм океан артында локаут булган чорда уйнаган командасы.
«Бу хакта уйламаска тырыштым, гадәти уенга кебек әзерләндем. Шулай да «Динамо»га каршы уйнаячагымны аңладым. Гадәти түгел иде», – дигән уеннан соң Андрей Марков клубның матбугат хезмәтенә.
Уенчы дистә елдан артык Милли хоккей лигасында чыгыш ясады һәм анда бары бер команда – «Монреаль» клубы өчен генә уйнады. Ә бу сезон алдыннан «Ак Барс»ка күченде. НХЛда уйнаучыларның 2018 елгы Олимпиадага бара алмавын уйласак, Андрей Марковка Уеннарга юл ачыла кебек.
«Ил данын яклаган һәр спортчы горурлык хисләре кичерә, мин дә искәрмә була алмый. Җыелма команда өчен уйнарга һәрчак шат булдым. Ләкин бу хакта сөйләшергә иртәрәк әле. Россиядә бик яхшы уенчылар бар. Ләкин составка кем эләгәсен мин хәл итмим. Минем бурыч – чыгарга һәм уйнарга. Әлегә ил җыелмасы генераль менеджерларының берсе дә бу хакта минем белән сөйләшмәде», – дигән Марков.
Сүз уңаеннан, Андрей Марков соңгы өч Олимпиадада катнашты, әмма Россия җыелмасы аларның берсендә дә медаль яулый алмады. 2018 елгы Уеннар Пхенчханда (Көньяк Корея) узачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз