news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Айваз Садыйров: Татар теленең кулланылышы профессиональ яссылыкта гына калып бара

Казан мэриясендә «Татарча диктант» чарасында язучы, драматург, автор-башкаручы Зөлфәт Хәким әсәреннән өзекне Айваз Садыйров укыды.

Айваз Садыйров: Татар теленең кулланылышы профессиональ яссылыкта гына калып бара
Салават Камалетдинов, архив

«Тәртип радиосы» башкарма продюсеры Айваз Садыйров «татар теленең кулланылышы профессиональ яссылыкта гына калып бара» дип саный. Бу фикерен бүген ул Казан мэриясендә «Татарча диктант» чарасыннан соң «Татар-информ» хәбәрчесенә әйтте.

Биредә язучы, драматург, автор-башкаручы Зөлфәт Хәким әсәреннән өзек яздылар. Аны Айваз Садыйров укыды. Ул татарча диктантның мөһим булуын искәртте, диктант үзеңне тикшерергә мөмкинлек бирә һәм үз өстеңдә эшләргә этәргеч ясый, диде.

«Дөрес, камил сөйләшү театрда, кинофильмнарда гына бар. Татарча сөйләм кими яки рус теле белән кушылып бара. Социаль челтәремне татарча алып бару – минем принцип. Миңа карап, татар егете турында фикер уяна. Берәү хаталы язма урнаштырса, башкаларда тискәре фикер урнашачак. Татар теленең язылышы бик мөһим. Аның күрсәткече бар. Кеше белән сөйләшкәндә аның ни дәрәҗәдә матур сөйләшкәнен тоярга була, ә дөрес язганын белеп булмый. Моның өчен социаль челтәр бар. Хаталы язучы яшь кызлардан мин хәтта оялып куям», – дип сөйләде ул.

 

Фото: © Ралинә Сәлимова

Диктант язуда катнашучы Фирүзә Кукушкина хисләре белән уртаклашты. «Мин татарча начар сөйләшәм. Диктантны зур авырлык белән генә яздым. «Ә», «ө», «ү», «э» авазлары кергән сүзләрне язу бик авыр булды. Әсәр бик тә кызыклы. Кичә мин аны укып карарга тырыштым. Әсәр авторның авыруы, туган ягына карата мәхәббәт турында. Үземне сынап карыйсым килде, чөнки мәктәптә укыганда, олимпиадаларда катнаша идем», – дип сөйләде ул.

Фирүзә Кукушкина

Фото: © Ралинә Сәлимова

«Татарча диктан»та катнашучы Лилия Фәттахова чараны ошаткан. «Беренче белгечлегем буенча үзем дә татар теле укытучысы. Дәрестә балаларга диктант яздыру тәҗрибәм дә бар. «Татарча диктант»ны язганда, мәктәп елларын искә алдым. Шундый рәхәт булып китте!» – диде ул.

Лилия Фәттахова

Фото: © Ралинә Сәлимова

Илвина Гарифуллина «Татарча диктант»та ел саен катнашуны әйтте. Аның сүзләренчә, быел ул үз эшен түбән бәяли. «Зөлфәт Хәким – ул әйтәсе килгән фикерен туры түгел, ә боргалап-бормалап әйтә. Шуңа күрә тыныш билгеләрен куюда һәм иске татар сүзләрен язуда кыенлыклар туды. Алдагы елларны «бишле»гә яза идем, быел «дүртле» булыр дип уйлыйм», – диде ул.

Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары Мәгариф бүлегенең методик кабинетында милли эшләр буенча методист Илгизә Ильясова диктант язуда икенче тапкыр катнаша. Аның сүзләренчә, әлеге акция телебезнең язмышын хәл итүдә зур роль уйный.

«Үзебез җаваплы эштә эшләгәч, «Татарча диктант»ка да бик җаваплы карыйбыз. Ул – бик зур чара, зур акция. Районыбыздан укытучылар да алып килдек. Күп еллар бу юнәлештә эшләгәч, хаталар юктыр дип уйлыйм. Авыр сүзләр дә юк иде. Айваз Садыйров диктантны бик тәфсилләп, аңлашырлык итеп укыды», – дип сөйләде ул. 

Илгизә Ильясова

Фото: © Ралинә Сәлимова

  • Казан мэриясендә «Татарча диктант» яздылар, дип хәбәр иттек 
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100