Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казан мэриясендә «Татарча диктант» яздылар
Бүген Казан мэриясе бинасында шәһәрнең Башкарма комитеты хезмәткәрләре «Татарча диктант» акциясенә кушылды. Бу турыда Казан шәһәре Башкарма комитеты аппаратының Тел культурасы өлкәсендә милли сәясәтне гамәлгә ашыру бүлеге башлыгы Алинә Минневәлиева хәбәр итте.
Башкарма комитеты хезмәткәрләре диктантта татар язучысы, драматург, автор-башкаручы Зөлфәт Хәким әсәреннән өзек язды. Текстны «Тәртип радиосы» башкарма продюсеры Айваз Садыйров укыды.
«Быел да Башкарма комитетта традицион рәвештә үзебезнең мәйданчыкны оештырдык. Диктантта йөзгә якын кеше катнашты. Алар һәрберсе төрле структураларда эшләүче хезмәткәрләр. Һәр теләгән кешене әлеге акциягә җәлеп иттек. Үзем дә «Татарча диктант» язуда ел саен катнашам. Ул – күңелне дәртләндерә торган чара. Хатасыз язарга, татар телен тагын да камилләштерергә стимул бирә», – дип сөйләде ул.
Акцияне Бөтендөнья татар яшьләре форумы, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты, Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгы, Казан федераль университеты оештырды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз