news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Айваз Садыйров: Беренче намазымны Кышкар авылы мәчетендә укыдым

«Кендек каным тамган урын Кышкар түгел, әмма мин үземне Кышкар авылы егете дип таныйм», - диде алып баручы.

Айваз Садыйров: Беренче намазымны Кышкар авылы мәчетендә укыдым
Зилә Мөбәрәкшина

«Тәртип» радиосының башкарма продюсеры, алып баручы Айваз Садыйров беренче тапкыр намазын Арча районы Кышкар авылы мәчетендә укыган.

«Минем иманга тартылуым Кышкар авылы мәчете белән бәйле. Беренче укыган намазым да Кышкар мәчетендә булды. Мәсхүт хәзрәт безне - мәктәп балаларын җыеп, шушы мәчеткә чакырып, ислам нигезләрен, намаз укырга өйрәтте. Аңа бик тә рәхмәтлемен», - диде ул «Кышкар нуры» фестивалендә.

Айваз Садыйров туган ягы дип Кышкар авылын атый. «Кендек каным тамган урын Кышкар түгел, бу авылга кайтканда миңа алты яшь иде. Әмма мин үземне Кышкар авылы егете дип таныйм. Кайда гына булсам да, «мин – Кышкардан», - дип әйтәм. Тамырым шушы авылдан булуына бик горурланам. Кышкар мәдрәсәсенә беренче тапкыр манара куелу вакыйгасын бабаларым күргән. Мин 3 сыйныфта укыганда аңа янәдән манара куелды», - диде ул.

«Садыйр бабамның балалары Кышкар мәдрәсәсендә белем алган. Бабаларым гыйлем, милләт, дин өчен гыйлемен арттырган икән, мин дә тормышымны мәдрәсә белән бәйләргә булдым. Ильяс хәзрәт Җиһаншин янына килеп, Казанның 1000 ел исемендәге Казан Югары мөселман мәдрәсәсенә шәкерт укырга керергә гариза бирдем. Монда Ләбиб Леронның тәэсире зур булды. Кышкар мәдрәсәсенә бәйле булуымны дини гыйлем белән дә ныгытасы килә», - диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100