news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Айсылу Лерон: Безнең замана яшьләре бик фикерле, креатив һәм аларның идеяләре күп

Айсылу Лерон: Безнең замана яшьләре бик фикерле, креатив һәм аларның идеяләре күп
Фото: «Татар-информ», Рамил Гали

Казан шәһәре Башкарма комитетының тел культурасы өлкәсендә милли сәясәтне гамәлгә ашыру бүлеге җитәкчесе Айсылу Лерон, бүгенге чор яшьләре турында фикерен әйтте һәм Казан мэриясе тарафыннан оештырылучы җәйге милли проектлар хакында сөйләде.

«Татар телен өйрәнүгә һәм татар мәдәниятен үстерүгә багышланган «Үз телем» бәйгесе мартта старт алган иде, конкурска гаризалар юлларга төгәл бер ай вакыт калып бара. Безнең максат – татар проектларын тормышка ашыру. Безнең замана яшьләре бик фикерле, креатив һәм аларның идеяләре бик күп. Әлбәттә, әлеге идеяләрне гамәлгә ашыру өчен финанслар кирәк. Һәм бу очракта без ярдәмче ролендә. Килгән гаризалар арасыннан жюри әгъзалары финалистлар исемлеген төзи, һәм шуннан соң финалга чыгучылар үзләренең проектларын тәкъдим итү этабына чакырылачак. Иң яхшы идея авторларына, проектларын тормышка ашыру өчен, грантлар тапшырылачак. Бәйгенең гомуми приз фонды – ике миллион сум. Шарт буенча, ел ахырында хисап тоту кирәк булачак», – диде ул.

«Үз телем» бәйгесендә 14-35 яшьтәге казанлылар катнаша ала. Конкурсантлардан телне өйрәнүнең нәтиҗәле, стандарт булмаган, кызыклы, шул ук вакытта яшьләр өстенлек бирә алырлык проектлар көтүен билгелиләр.

«Чираттагы бәйгебез 20нче майдан Казанда шигърияткә багышланган «Саумы, Казан!»/«Здравствуй, Казань!» бәйгесе башланып китте. Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән үткәрелә. Төп максат – Казанга багышланган шигъри әсәрләр тудыру. Конкурсның гомуми приз фонды — 1 600 000 сум. Шарт буенча бәйгедә 18 яшьтән өлкәнрәк авторлар катнаша ала. Гаризаларны 15 августка кадәр юлларга кирәк. Бер катнашучы рус яки татар телендә Казанга багышланган 1 генә шигырьләр циклы һәм бер генә поэма тәкъдим итәргә мөмкин. Конкурс эшләренең агымдагы елдан да иртәрәк язылмавы шарт булып тора», – диде Айсылу Лерон.

«Саумы, Казан!» җиңүчеләре ел азагына кадәр игълан ителәчәк. Конкурс нәтиҗәсе буларак шигъри җыентык чыгарылачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot