news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан мэриясе «Алмаш» гаилә җыенын үткәрәчәк

Казан мэриясе «Алмаш» гаилә җыенын үткәрәчәк
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

Бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында Казан мэриясенең җәйге һәм милли проектларына багышланган матбугат конференциясе булды. Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова чараларның даими рәвештә узуын, татар телендә баруын ассызыклады. 2 июньдә беренче чараны – «Алмаш» гаилә җыены уздырачаклар.

«Әлбәттә, Казан мэриясе 2021 елдан милли проектларга системалы рәвештә игътибар итә. Татар телен саклау һәм үстерү буенча гына түгел, башка телләрне үстерү буенча да эшлибез. Безнең мэриядә бик күп чаралар, вакыйгалар уза. «Алмаш» гаилә җыены үткәрергә булдык. Аның программасы бик бай. Әйтергә кирәк, Халыкара балалар яклау көне уңаеннан шәһәрдә бик күп чаралар үтә. Алар төрле оешмалар, шул исәптән коммерциячел кафе кебек урыннарда да гамәлгә куела. Ләкин татар телендә үтүчеләре аз. Безнең күпчелек чараларыбызга 5 ел», – дип ассызыклады Гүзәл Сәгыйтова.

«Алмаш» гаилә җыены «Московский» мәдәният үзәгендә узачак. гаилә җыены 15-19.00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк. Әлеге чара Татарстан Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре буенча комиссия ярдәме белән беренче мәртәбә үткәрелә.

«Алмаш» проектының исеме үк әйтеп тора. Без үзебезгә алмаш булган, татарча белгән буын әзерләргә тиеш. Проект кысаларында, татар гаиләләрен җыеп, яшь буынга татар мохитен күрсәтәбез. Милли матбугат, китаплар белән дә танышу мөмкинлеге булачак. Монда микробиология, комикстерапия, этикет, фәнни темаларга да остаханәләр оештырылачак. Укытучылар тәсбих, милли бизәкләр һәм калфаклар ясарга өйрәнә ала. «Апуш» татар балалар театр студиясе белән тренинг та узачак. Аерым нәниләр почмагы булдырыла», – дип сөйләде Казан шәһәре Башкарма комитетының тел культурасы өлкәсендә милли сәясәтне гамәлгә ашыру бүлеге җитәкчесе Айсылу Лерон.

  • Бәйрәм истәлекле бүләкләр уйнату һәм «Хәрәкәттә – бәрәкәт» биюләре белән тәмамланачак.

Фоторепортаж: Рамил Гали
news_right_1
news_right_2
news_bot