Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Айрат Хәмитов: Иҗат коллективлары күбрәк йөрсә, җанисәп нәтиҗәләре яхшырак була ала иде
Татарның санын саклап калу өчен безнең мәдәният-сәнгать коллективларына күбрәк йөрергә кирәк иде дип саный ТР Җыр һәм бию ансамбленең сәнгать җитәкчесе Айрат Хәмитов.
«Үз сәнгатебезне, мирасыбызны, татарлыгыбызны күбрәк күрсәтергә кирәк», диде ул «Татар-информ»да үткән матбугат конференциясендә җанисәп нәтиҗәләренә бәйле сорауга җавап итеп.
«Омск шәһәреннән 500 чакрымда Тара шәһәре бар. Шунда концерттан соң орчык кадәр генә ак яулыклы татар әбие сәхнәгә менде дә, алдымда тезләнеп, мине кочаклап: «Улым, рәхмәт сиңа!» диде. Дөньяда шуннан да зур дәрәҗә була алмый», диде Айрат Хәмитов.
«Без шуның өчен эшлибез. Шуның өчен 3000 км юл үтәбез. Барыбызга да, шул исәптән театрларыбызга да, күбрәк йөрергә – иҗатыбызны күрсәтергә кирәк. Шул чакта халкыбызның рухыбыз ныгый», диде коллективның сәнгать җитәкчесе.
Бөтен коллективлар Россия регионнарында күбрәк йөргән булса, җанисәп нәтиҗәләре башкачарак булу мөмкинлеген әйтте ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз