news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Айрат Хәйруллин һәлак булган вертолет белән идарә иткән пилотка хөкем карары чыгарылды

Татарстан Лаеш районы суды вертолет пилоты Җәүдәт Сөләймановка карата хөкем карары чыгарды. Аны һава транспорты хәрәкәте куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозуда гаеплиләр.

Гаепләнүче, Айрат Хәйруллин гаиләсе алдында гафу үтенеп, судта чыгыш ясады һәм фаҗигане булдырмас өчен барысын да эшләргә тырышуын әйтте.

Искәртеп узабыз, фикер алышу вакытында прокуратура Җәүдәт Сөләймановка колониядә бер елга хөкем ителүне сораган иде.

Лаеш районы суды Җәүдәт Сөләймановны ике елга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм итте.

Исегезгә төшерәбез, фаҗига 2020 елның 7 февралендә булды

Җәүдәт Сөләйманов үз гаебен тулысынча таныды.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100