news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия Дәүләт Думасында Айрат Хәйруллинның һәлакәткә очрап үлүен расладылар

Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин депутатның туганнары, якыннары кайгысын уртаклашты.

Россия Дәүләт Думасында Айрат Хәйруллинның һәлакәткә очрап үлүен расладылар
архив/Рамиль Гали

(Казан, 7 февраль, «Татар-информ»). РФ Дәүләт Думасында депутат Айрат Хәйруллинның бүген вертолетта һәлакәткә очрап һәлак булуын расладылар. Бу хәбәр парламентның рәсми сайтында басылып чыкты.

РФ Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин кайгы уртаклашып, депутатның туганнарына мөрәҗәгать иткән.

«Ул Казан Шәһәр Советы депутатыннан Татарстан Дәүләт Советы һәм Россия Дәүләт Думасы депутатына кадәр юлны узды. 2003 елдан Айрат Нәҗип улы Дәүләт Думасында Татарстан Республикасының сайлаучылары мәнфәгатен кайгыртты. Ул 10 елдан артык Сөт җитештерүчеләр Милли Берлеген җитәкләде. Айрат Нәҗип улының туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашам», — диелә мөрәҗәгатьтә.

РФ Дәүләт Думасы депутаты, «Кызыл Шәрык» агрофирмасын оештырган Айрат Хәйруллин бүген кичке сәгать алтылар тирәсендә Лаеш районындагы Матюшино бистәсе янында вертолетта егылып төшеп һәлак булды.

Вертолет радарлардан юкка чыга. Пилот һәм Хәйруллинның ярдәмчесе исән кала, алар тән җәрәхәтләре алган.

Айрат Нәҗип улы Хәйруллин 1970 елда Казанда туган. 4 чакырылыш РФ Дәүләт Думасы депутаты. Дәүләт Думасының аграр сәясәт буенча комитеты рәисе урынбасары. Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлый, туганы Илшат белән «Эдельвейс» сәүдә челтәрен оештыра. 1996-2003 елларда «Кызыл Шәрык» сыра компаниясе җитәкчесе. Соңыннан шул ук атамалы агрофирма җитәкчесе. Forbes журналы буенча Россиянең иң бай кешеләренең берсе — 2017 елда ул 43 урында була. Ике улы һәм кызы бар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100