news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Айрат Фәйзрахманов: Казанның һәр районында татар телле милли-мәгариф үзәге булдыру кирәк

Айрат Фәйзрахманов: Казанның һәр районында татар телле милли-мәгариф үзәге булдыру кирәк
Абдул Фархан

Бөтендөнья татар конгрессы Милли шурасының бюро утырышында ТР Мәдәният министрлыгының массакүләм мәгълүмат чаралары һәм иҗтимагый оешмалар белән арадашлык бүлеге мөдире Айрат Фәйзрахманов Казанның һәр районында бер татар телле милли-мәгариф үзәге булдырырга кирәк, диде.

«Бу хыялда гына, аны булдыруы авыр. Әмма шундый үзәк булса әйбәт булыр иде. Казан - татарлар яши торган урын. Балаларын татар бакчасы яки мәктәбенә бирергә теләгән ата-аналар учреждениедә татарча белем бирелү-бирелмәү турында белми. Шуңа күрә Казанның Башкарма комитеты тарафыннан татар телле балалар бакчаларының мониторингы эшләнгән иде. Кызганыч, бу турыда барлык ата-аналар да хәбәрдар түгел», - диде ул.

Аның әйтүенчә, балаларын татарча тәрбияләргә тырышкан ата-аналар Казанның 2нче гимназиясе турында гына белә. «Еракта торсалар да, балаларын шунда алып барырга телиләр. Мониторингны Татарстан буенча төзеп булыр иде. Үз баласын татарча тәрбияләргә тырышкан яшьләр күп», - диде Айрат Фәйзрахманов.

Моннан тыш, ул яшьләрнең танышу клубларын торгызырга кирәклеген әйтте. «30дан соң яшьләрнең гаилә кормау мәсьәләсе дә тикшерелергә тиеш. Яшьләр комиссиясе булдырыла икән, танышу клублары да эшли башлар иде», – дип өстәде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100