news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Айрат Әюпов: Бөек Ватан сугышында Татарстанга бик күп авырлыклар төшкән

Айрат Әюпов: Бөек Ватан сугышында Татарстанга бик күп авырлыклар төшкән
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Татарстан Диния нәзарәтенең Аксакаллар шурасы рәисе Айрат хәзрәт Әюпов республикага Бөек Ватан сугышы вакытында күп авырлыклар килгәне турында сөйләде. Бу хакта ул Татарстан Диния нәзарәтендә «Бөек Ватан сугышында катнашкан татарлар һәм ветераннар, ислам яңарышы (XX гасырның икенче яртысы)» Россиякүләм конференциясенең пленар утырышында әйтте.

«Бөек Ватан сугышында республикага илнең бик күп авырлыклары төшә. Татарстан халкына җиңел булган дип әйтә алмыйбыз. Сугыш башланган көннән республиканың барлык предприятиеләре оборона өчен кирәкле әйберләр җитештерүгә җайлаштырыла. Кинотасмалар җитештерү фабрикасы самолеттан фотога төшерергә яраклы тасмалар чыгаруны үзләштерә; язу машиналары чыгарган, ясалма күн җитештергән, заводлар мина, гранаталар һ.б. төр корал җитештерүгә күчерелгән», - диде ул чыгышында.

Аның әйтүенчә, мех комбинаты җылы комбинезоннар, бүрек, тун, мехлы аяк киемнәре, башка фабрикалар хәрби кием, маскировка халатлары, парашютлар теккән. «Спартак» аяк-киеме комбинаты армияне аяк-киемнәре белән тәэмин итеп торган. Сугышка кадәр ул тәүлегенә сигез мең пар аяк-киеме чыгарса, сугышның беренче елында миллион кызылармиячене аяк киемле итә. Җирле сәнәгать предприятиеләрендә парашютлар, формалы киемнәр, маскировка халатлары һәм башка эшләнмәләр тегелә», - диде хәзрәт.

«Сугышның беренче дүрт аенда гына да республиканың җиңел сәнәгать предприятиеләре фронтка ике млн тирәсе формалы кием, 265 мең плащ-палатка, 1500 мең пар аяк киеме, 390 мең патрон сумкасы озата. Татарстаннан фронтка 11 меңнән артык У-2 (По-2) самолеты төзеп озатыла, уникаль Пе-2 һәм Пе-8 бомбардировщиклары, операцияләр өчен кетгут җепләр эшләнә. Республикада барлыгы 600дән артыграк исемдә корал, сугыш кирәк-яраклары, кием-салым һ.б. җитештерелә», - дип сөйләде Айрат Әюпов.

Хәзрәт бу вакытта Татарстанда 22 яңа предприятиеның сафка бастырылуын, шул исәптән, Казанда резина-техник эшләнмәләр, техник май җитештерү, механика, төзәтү-подшипник җитештерү заводлары, Алабуга, Бөгелмә, Мамадыш, Чистай, Яшел Үзән шәһәрләрендә ит комбинатлары, җеп эрләү, күн итек тегү, киез итек басу фабрикалары, консерв заводы, электр станциясе һ.б. эшли башлавын әйтте. «Яңа төр сәнәгать тармагы ачыла – 1943 елдан Бөгелмә төбәгендә нефть чыгарыла башлый», - ди ул.

«Республикада авыл хуҗалыгы тармагында бик авыр шартлар туа: авылларда ир-ат, механизаторлар калмый диярлек, автомашиналарның, тракторларның саллы өлеше мобилизацияләнә. Дистәләгән мең эш атлары фронтка озатыла. Шул сәбәпле, чәчүлек җирләре бер млн гектардан кими, бодай басулары мәйданы 2,5 тапкырга кыскара. 1942-1945 елларда иген уңышы ике ярымга кими. Мал азыгы тиешле күләмдә җитештерелмәү сәбәпле, дуңгызлар саны ике ярым, атлар ике тапкырга киметелә. Татарстан игенчеләре бу елларда дәүләткә 131 млн пот ашлык, 39 млн пот бәрәңге һәм яшелчә, 56 млн пот ит, 200 млн литр сөт, 500 мең поттан артыграк йон һәм дистәләгән мең пот май, бал, дуңгыз мае, 11 млн пот печән һ.б. тапшырган», - диде хәзрәт.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100