Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Айгөл Горнышева: «Просто жить» фотокүргәзмәсендә искиткеч эшләр тәкъдим ителгән

Казанның Химиклар мәдәният сараенда «Просто жить» дигән спектакль һәм Татарстан Фотографлар берлеге фотокүргәзмәсе тәкъдим ителде. Биредә Казан дәүләт яшь тамашачы театры директоры Айгөл Горнышева, фотокүргәзмәдә искиткеч фотолар булуын ассызыклады.
«Просто жить» фотокүргәзмәсендә искиткеч эшләр тәкъдим ителгән. Алар халыкның күңелен сурәтли. Монда бөтен фотосурәтләр дә урын алмады. «Просто жить» спектакле һәм экспозиция аркылы бик кызыклы шәхесләр белән таныштык. Әлбәттә, ул махсус хәрби операция офицерлары да. Нәкъ алар шундый проектлар өчен ихлас рәхмәтле. Безнең спектакль тормышның гади генә гаилә кыйммәтләренә, бәхеткә багышланган. Театр һәм фотосәнгать аша бүгенге көнкүрештә якыннар белән үткәргән һәр мизгелнең кадерен белү мөһимлеген күрсәтергә омтылабыз», — диде ул.
ТР Фотографлар берлеге рәисе Виктория Шиһапова да журналистлар белән сөйләшкәндә сәхнә әсәренең дә, экспозициянең да көнүзәк булуын әйтте.
«ТР Иҗтимагый палатасындагы түгәрәк өстәл вакытында шундый тематикага багышланган фотокүргәзмә эшләү тәкъдиме булды. Бу тәкъдим Россиядә барган Ватанны саклаучылар елы уңаеннан да булгач, дәррәү кабул ителде. Үземнең тормыш иптәшем дә махсус хәрби операциядә хезмәт итә. Күргәзмәдә хәрби тематикага да басым ясый ала идек. Тик, шулай да тыныч, имин яшәешнең матурлыгын күрсәтергә теләдек», — диде ул.
Фотокүргәзмә белән танышканнан соң, спектакльне тамаша кылу булды. Сәхнә әсәрендә төп рольне Нияз Зиннәтуллин башкарды. Шулай ук «Просто жить» спектаклендә Татарстанның атказанган артисты Владимир Никитин, Руслан Шәрипов, Диана Никульцева һәм Владимир Иванов уйнадылар. Пьесаны Екатеринбург драматургы Яна Орехова язганы, яшь режиссер Рамил Каһарманов сәхнәләштергәне билгеле булды.
- Пьесаны сәхнәләштерү идеясе Таврида арт-кластерында «СВОи. Невыдуманные истории» театр лабораториясендә барлыкка килгән. Башлангыч РФ Президенты Владимир Путинның Мәдәни инициативалар Фонды тарафыннан хуплау тапты. Шуның нәтиҗәсендә Россиянең 10 шәһәрендә махсус хәрби операция темасына 12 спектакль куелачак. Әлеге спектакль — махсус хәрби операция темасын күтәргән Казандагы тәүге спектакль. Аның премьерасы гыйнвар ахырында үткән иде.
- Казан дәүләт яшь тамашачы театры 2 тапкыр илнең яңа территорияләрендә дә булган. Луганск, Херсон, Запорожье һәм Донецк яклары тамашачысы алдында чыгыш ясаганнар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз