Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан Фотографлар берлеге рәисе Виктория Шиһапова «Просто жить» фотокүргәзмәсен ачты
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

Казанның Химиклар мәдәният сараенда Яшь тамашачы театрының «Просто жить» спектакле алдыннан Татарстан фотографлары фотокүргәзмәсе тәкъдим ителде. «Просто жить» экспозициясен ТР Фотографлар берлеге рәисе Виктория Шиһапова ачты.
«Просто жить» спектакле проектында катнашырга чакыру өчен рәхмәт белдерәсем килә. Без фотографларыбыздан дуслыкны, мәхәббәтне һәм гаилә кыйммәтләрен ничек күзаллауларын сорадык. Әлеге фотокүргәзмә — безнең көндәлек тормыш шатлыкларын чагылдыра. Бу экспозицияне булдыруда «Бердәм Россия» партиясе дә олы ярдәм күрсәтүен билгелим. Алга таба да әлеге фотокүргәзмә бу спектакль күрсәтелгән урыннарда булуына өметләнәбез», — дип билгеләп үтте ул.
Казан дәүләт яшь тамашачы театры директоры Айгөл Горнышева әйтүенчә, спектакльнең төп герое — «Артист» позывнойлы махсус операция хәрбие. Сәхнә әсәрендә хәрбинең тормышка карашлары һәм заман гаиләсе проблемалары тасвирлана. Горнышева, бу җәһәттән гаилә кыйммәтләрен сурәтләгән фотокүргәзмә белән танышу да урынлы булуын әйтте.
Фотокүргәзмә экспозициясендә барлыгы 5 авторның 13 фотосурәте тәкъдим ителгән. Рамил Гали, Инесса Герасимова, Дмитрий Зиновьев, Марина Сөләйманова һәм Артур Шәмсетдиновның фотоларын күрү мөмкинлеге булды. Тамашачылар арасында Казан шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Гафаров та бар иде.
Күргәзмәне Татарстан Республикасы Фотографлар берлеге, ТР Мәдәният министрлыгы, «Бердәм Россия» партиясе һәм Яшь тамашачы театры оештырды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз