news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Айгөл Ганиева: Мирсәй Әмирнең «Җан көеге» – сугыш темасын яңача ачкан бөек сәнгать әсәре

Айгөл Ганиева: Мирсәй Әмирнең «Җан көеге» – сугыш темасын яңача ачкан бөек сәнгать әсәре
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Филология фәннәре кандидаты, институтның өлкән фәнни хезмәткәре Айгөл Ганиева Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында «Бөек Ватан сугышы татар әдәбияты һәм публицистикасы көзгесендә» түгәрәк өстәл утырышында прозаик, драматург, җәмәгать эшлеклесе, ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе Мирсәй Әмирнең «Җан көеге» повесте тиешенчә бәяләнмәвен әйтте.

«Мирсәй Әмирнең «Җан көеге» (1969) повесте башка әсәрләреннән хикәяләү стиле һәм сурәтләнгән тормыш материалының үзгә булуы белән нык аерылып тора. Ул 1969 елда язылып та, берничә елга соңрак, анда да язучының үҗәтлеге нәтиҗәсендә генә дөнья күрә. Моңа кадәр Бөек Ватан сугышына багышлап иҗат ителгән әсәрләрдә сугышчан батырлыклар сурәтләнсә, Мирсәй Әмирнең беренчеләрдән булып үзәккә дезертир образын куеп язуы ул еллар өчен чын мәгънәсендә кыю адым була», - диде галимә.

Аның фикеренчә, шул ук темага язылган Валентин Распутинның «Живи и помни» әсәре тәүге тапкыр 1974 елда «Наш современник» журналында басыла һәм шундук киң җәмәгатьчелек тарафыннан югары бәяләнеп, 1977 елда Дәүләт премиясе ала. Айгөл Ганиева тема, сюжет, идея ягыннан гына түгел, сәнгатьчә эшләнеш җәхәтеннән дә бу ике әсәрнең охшаш яклары бик күп дип саный.

«Аерма милли җирлектә һәм сугыштан качып кайткан ирләрнең хатыннары – Хәтирә белән Настяның гражданлык хисләрендә генә. «Җан көеге» әсәре «Живи и помни»дан берничә ел алданрак язылып та үз вакытында тиешле бәяне ала алмады. Өстәвенә әсәр авторы татар халкына яла ягуда гаепләнде. Чынында Мирсәй Әмирнең әлеге повесте әдәбиятта сугыш темасын яңача ачкан югары дәрәҗәдәге сәнгать әсәре иде. Аның тематик яңалыгы белән бергә сугышны фәлсәфи-психологик, әхлакый-эстетик яктан ачарга омтылуы да зур әһәмияткә ия», - ди ул.

Ул Мирсәй Әмирне илдәге сәясәтне чын күңеле белән кабул иткән, аның уртасында кайнаган, үзе ышанганга башкаларны да ышанырга өндәгән һәм үз кыйбласына тугъры калган язучыларыбызның берсе дип атады.

«Әсәрләре үз чоры таләпләренә җавап бирсә дә, аның геройлары милли җанлы татар кешеләре булуы белән кадерле безгә. Язучының югары кешелек кыйммәтләрен бар нәрсәдән өстен куюы идеологияне икенче планга калдыра. Нәфис сүз сәнгатенең тәмен тоеп, халкыбызның гуманистик традицияләренә нигезләнеп иҗат ителгән Мирсәй Әмир әсәрләре татар сүз сәнгате хәзинәсендә үзенә лаеклы урынны биләп тора», - диде Айгөл Ганиева.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100