news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Айгиз Баймөхәммәтов: «Казан утлары» журналын башкортлар әле дә күпләп алдыра

Язучы «Казан утлары» журналының Совет чорында да, хәзерге вакытта да күпләп укылганын әйтте.

Айгиз Баймөхәммәтов: «Казан утлары» журналын башкортлар әле дә күпләп алдыра
Солтан Исхаков

Башкортстан Республикасы «Шоңкар» журналының баш мөхәррире, язучы Айгиз Баймөхәммәтов «Казан утлары» журналының башкорт халкы өчен яратып һәм күпләп укылган басма булуын әйтте.

«Казан утлары» журналы Башкортстан, башкорт халкы өчен бик якын басма. Ул Совет чорында Башкортстанда популяр булды. Аны башкортлар күпләп алдырды, бүген дә Башкортстанда «Казан утлары»н күп укыйлар. Бик күп башкорт язучылары нәкъ менә «Казан утлары» журналы аша татар дөньясына танылган. Бик күп яратып укылган язучыларның тәүге әсәрләре шунда басылган», - диде ул «Татар-информ»да матбугат очрашуында.

Язучы фикеренчә, «Казан утлары» журналы бүгенге көндә дә югары брендны саклап килә, ул төрки дөньяда бик зур абруй тоткан. «Казан утлары» - Россиядә иң күп тираж белән чыккан әдәби журналларның берсе. Без сезнең өчен куанабыз. «Агыйдел» һәм «Шоңкар» журналында шулай ук «Казан утлары» авторларының әсәрләре басылып чыкты», - диде ул.

Айгиз Баймөхәммәтов журналны укып баруын әйтте. «Казан утлары» һәрвакыт балкысын, халыклар арасындагы әдәби бәйләнешләр яшәсен, ныгысын иде», - дип теләкләрен әйтте.

«Сүзләребез бер, фикерләребез уртак. Бу гади аралашу гына түгел, ә фикер алышу, алга таба бергә эшләү юлларын кору. Монда үз милләтләренең асыл егетләре җыелган. «Казан утлары»ның йөз еллыгы белән төрки дөньяның дуслыгын исбатладык. Язучылар - милләтнең йөзек кашы. Бердәм булсак, халкыбыз да, башка милләттәшләребез дә бер булыр», - диде «Казан утлары»ның баш мөхәррире Рөстәм Галиуллин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100