news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Айдар Сәлимгәрәев матбугат көне уңаеннан «Татмедиа» агентлыгының бүләкләрен тапшырды

Айдар Сәлимгәрәев матбугат көне уңаеннан «Татмедиа» агентлыгының бүләкләрен тапшырды
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Россия матбугаты көне уңаеннан, «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев «Гаилә» үзәгендә массакүләм матбугат чаралары вәкилләрен котлады һәм бүләкләр тапшырды.

«Россия матбугаты көне белән котлыйм. Яңа елда бергәләп дус-тату булып, зур эшләр башкарасыбыз бар. Барыгызга да сәламәтлек телим. Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинга журналистларга игътибарлы, ихтирамлы булганы өчен рәхмәтлебез», - диде Айдар Сәлимгәрәев.

2023 елда һөнәри осталык буенча төбәк һәм илкүләм чемпионатларны оештыруда, әзерләүдә ярдәм иткән өчен» «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгының Мактау грамотасы белән «Идел-Пресс» полиграфия-нәшрият комплексының генераль директоры Әнәс Әскәров; «Типография А – пресс» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять директоры Владислав Варфоломеев бүләкләнде.

«Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгының Рәхмәт хаты белән «Идел-Пресс «полиграфия-нәшрият комплексының техник мәсьәләләр буенча генераль директоры урынбасары Андрей Гаврилов бүләкләнде.

Татарстан Республикасы массакүләм мәгълүмат чаралары тармагындагы күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен «Татмедиа» агентлыгының Мактау грамотасы «Татмедиа» акционерлык җәмгыятенең административ-хуҗалык бүлеге шоферы Роман Григорьевка тапшырылды.

«Татмедиа» агентлыгының Рәхмәт хаты белән Татарстан Республикасы массакүләм мәгълүмат чаралары тармагындагы намуслы һәм нәтиҗәле хезмәте өчен «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгының юридик секторы мөдире Михаил Корсуков бүләкләнде.

Нәтиҗәле хезмәттәшлек һәм «Татмедиа» агентлыгының Рәхмәт хаты Татарстан Республикасы массакүләм мәгълүмат чараларын үстерүгә зур өлеш керткәне өчен «Диалог Регионы» иҗтимагый элемтәләр һәм коммуникацияләр өлкәсендә цифрлы проектларны үстерү буенча автоном коммерциячел булмаган оешма вәкилләре – Алсу Смирнова, Эмилия Хәкимуллина, Лилия Хәлимовага тапшырылды.

2023 елда «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгының Рәхмәт хаты белән Казан халык сәнгате һөнәрләре техникумы коллективы бүләкләнде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100