news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Айдар Шәйхин: Шәриф Камалның көндәлекләрен беренче тапкыр җәмәгатьчелеккә чыгардык

Айдар Шәйхин: Шәриф Камалның көндәлекләрен беренче тапкыр җәмәгатьчелеккә чыгардык
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Татарстан Республикасы Милли музее филиалы – Татар әдәбияты тарихы музее һәм Шәриф Камал мемориаль фатирында Шәриф Камалның 140 еллыгына багышланган «140 мизгел» дип исемләнгән күргәзмә ачылды. Күргәзмәдә уникаль экспонатларның берсе – Шәриф Камалның көндәлекләре тәкъдим ителгән.

«Әлеге күргәзмәдә без кечкенә ачышларыбызны күрсәтергә тырыштык. Мәсәлән, залларның берсендә Шәриф Камалның көндәлекләрен күрәчәксез. Бер караганда, яңалык түгел кебек. Икенче яктан, аларның җәмәгатьчелеккә тәкъдим ителгәне юк иде. Узган елны басылып чыккан Шәриф Камал китабында ул көндәлекләрнең бер өлеше басылды. Шәриф Камал көндәлекләрендә шифрлар белән язган, шуңа күрә аларны алга таба өйрәнәсе, ачыклап, аңлап бетерәсе бар», - диде Татар китабы директоры Айдар Шәйхин.

Аның әйтүенчә, Шәриф Камалның киң җәмәгатьчелек белеп бетермәгән әсәрләре дә табыла тора.

«Мәсәлән, Шәриф Камалның «Кем мөфти булырга тиеш?» дигән сатирик язмасы килеп чыкты. Әлбәттә, аны әдәбият галимнәре, әдәбиятчылар белә. Язучы: «Кем мөфти булырга тиеш?» – дигән сорауны куя да, 1915 елда барган дискуссияләр турында кызык фикерен әйтә. Мөфти – дини, милли лидер, гыйлемле, яхшы спикер булырга тиештер, ди. Икенче яктан, мөфти – җитәкче, аның өчен иң кирәкле сыйфат – дөрес поза: дөрес баса белсә, яхшы җитәкче була, дип яза», - диде ул.

«Әсәрнең ахырында: «Алай булгач, бәлки, мөфти итеп Камил Мотыйгыйны куярга кирәктер, чөнки аның позасы иң дөрес. Камил Мотыйгый – үзе гыйлемле, үзе артист кеше», - дип өсти. Күргәзмә даими рәвештә тулыланып торачак. Монда килгән һәр кеше үзе өчен яңалык ачачак. Сез ачкан яңалык безнең өчен дә яңалык булырга мөмкин. Без күреп бетермәгән кайбер үзенчәлекләрне сез күрергә мөмкинсез», - диде күргәзмә ачылышында Айдар Шәйхин.

Татар китабы йорты директоры бирегә килүчеләрдән иң еш бирелә торган сорауларны атады.

«Кем ул Шәриф Камал?» – диләр. Кайбер кешеләр аның кем икәнлеген белмичә килә. Шәриф Камал белән Галиәсгар Камал туганнармы? һ.б. сораулар бирәләр. Җавап биргән саен без Шәриф Камал шәхесе турында уйланабыз. Ул язучы гынамы яки иҗатының башка аспектлары да бармы? Җәмәгать эшлеклесе генәме яки сәясәтче дәме? Сорауларга җавап биргән саен Шәриф Камалны начар белүебез турында аңлыйбыз. Аллаһка шөкер, Шәриф Камалны әле өйрәнәбез дә, өйрәнәбез», - диде Айдар Шәйхин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100