news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Шәриф Камалның 140 еллыгына багышланган «140 мизгел» дип исемләнгән күргәзмә эшли башлады

Шәриф Камалның 140 еллыгына багышланган «140 мизгел» дип исемләнгән күргәзмә эшли башлады
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Татарстан Республикасы Милли музее филиалы – Татар әдәбияты тарихы музее һәм Шәриф Камал мемориаль фатирында Шәриф Камалның 140 еллыгына багышланган «140 мизгел» дип исемләнгән күргәзмә ачылды.

Язучының 140 еллыгы уңаеннан музейда Шәриф Камалның аз билгеле кулъязмалары, фотосурәтләре һәм шәхси әйберләре тәкъдим ителгән. Күргәзмә бөтен музей буенча бара: кунаклар беренче катта урнашкан күргәзмә залы белән танышса, аннары мемориаль фатирда һәм китапханәдә куелган экспонатларны күрә ала. Шул рәвешле, Шәриф Камал биографиясеннән кадерле 140 мизгелне табып һәм күңел дәфтәренә бикләп була.

«Шәриф Камалны язучы буларак ихтирам итәбез. Татар әдәбиятында психологизм элементлары булган хикәяләр яза башлаган, импрессионист язучы булган беренче әдибебез ул. Хикәя дип аталырлык, заманча хикәя жанр таләпләренә туры килә торган хикәяләр язган. Ул чорның яшь язучыларына остаз булган кеше. Күпләрнең язмышында уңай роль уйнаган. Ул заманда язучылардан беренче булып ул Ленин ордены алган, төрле исемнәргә лаек булган», - дип сөйләде «Татар китабы йорты» директоры Айдар Шәйхин.

Аның әйтүенчә, Шәриф Камал яшьлегендә авыр физик хезмәт белән шөгыльләнгән, төрле урыннарда эшләгән, бәхеткә, гаделлеккә һәм матурлыкка омтылышын беркайчан да югалтмаган. «Гаилә җанлы, үрнәк балалар үстергән әти кеше, тугрылыклы ир кеше. Аны исән чагында да хөрмәт иткәннәр. Вафат булгач та, аңа хөрмәт югалмаган. Шәриф Камал вафат булгач, аның яшәгән фатирында музей оештыру турында карар чыккан», - диде ул.

«Шәриф Камалның музее – Татарстанда татар язучыларына багышланган беренче музей. Ул беренче татар әдәби музее буларак ачылган. Хәзерге вакытта ул Татар китабы йорты булып эшләп килә. Бер карасаң, бу да Шәриф Камалның бер казанышы. Аның вафатына быел 82 ел була, тууына 140 ел. Без аны һаман да искә алабыз, ул һаман да үз исеме тирәсенә кызыклы шәхесләрне җыеп тота. Үз заманында ук татар әдәбиятында стилистик реализм жанрына нигез салучыларның берсе», - диде Айдар Шәйхин.

Шәриф Камал социалистик реализм әсәрләрендә дә башлангыч иҗатына хас булган матурлыкны җуймаган, дип саный Татар китабы йорты директоры. «Коммунист булган, ләкин ихласлыгын җуймаган сирәк кешеләрнең берсе. Ул яктан, Шәриф Камал безгә бик кадерле. Музейда эшләүче кешеләр буларак, без һәрвакыт Шәриф абый белән үзенчә бер әңгәмәдә яшибез: аның рухиятен, иҗатын аңларга тырышабыз. Аллаһка шөкер, Шәриф Камал исеме бүгенге көндә төрле буын кешеләрен берләштерә. Яшьләрне, өлкәннәрне үзенә җыя», - ди ул.

Айдар Шәйхин Шәриф Камал коллекциясе – язучының туганнары тапшырган материаллар булуын әйтте. «Үз вакытында Шәриф Камалның кызы Зәйнәп Байгилдиева туплаган, тапшырган материаллар, төрле елларда башка туганнары тапшырган берәмлекләр дә бар. Бүген генә музейга Шәриф Камалның оныкчыгы Айрат Байгилдиев Шәриф Камалның 1930-1960 елларда чыккан китапларын бүләк итте. Бу, шулай ук, күргәзмәнең бер дәвамы булып торачак. Туганнары белән аралашу әле дә дәвам итә», - диде ул.

Ул Шәриф Камалның моңарчы басылмаган яки кирилл графикасына күчерелмәгән, башка җыентыкларга кертелмәгән әсәрләрен табылуын, бастыру эше белән шөгыльләнүләрен дә әйтеп үтте. «Шәхсән минем өчен иң кызыклы экспонат – Шәриф Камалның көндәлекләре. Алар күп түгел. Ул җыйнак, кыска язган. Көндәлек язмаларыннан язучының нинди кеше булуын чамаларга була. Бу көндәлекләрнең моңарчы күргәзмәләрдә тәкъдим ителгәне булмады. Алар узган ел Шәриф Камалга багышланган җыентыкта басылып чыкты. Без аның язмаларын эзләүне дәвам итәчәкбез», - дип өстәде ул.

Күргәзмә 4 июльгә кадәр эшләячәк. Бу вакыт эчендә җәмәгатьчелеккә бай мәдәни-агарту программасы тәкъдим ителәчәк. Экскурсияне музейның өлкән фәнни хезмәткәре Гөлназ Җиһангирова үткәрде.

Фоторепортаж: Владимир Васильев
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100