news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Айдар Шәйхин: Шәриф Камал нәселе вәкилләре дәүләткә һәм милләткә хезмәт иткән

«Байгилдиевлар нәселе безнең милләт тарихында үзе бер феномен», - диде Татар китабы йорты директоры.

Айдар Шәйхин: Шәриф Камал нәселе вәкилләре дәүләткә һәм милләткә хезмәт иткән
Владимир Васильев

Татар китабы йорты директоры Айдар Шәйхин татар әдәбияты классигы, язучы Шәриф Камалның туганнары – Байгилдиевлар нәселенең дәүләткә һәм милләткә хезмәт итүен билгеләп үтте.

«Милләт кадимнәре» дигән төшенчә бар. Байгилдиевлар нәселе төрле форматта, төрле вазифада һәрчак милләткә, дәүләткә хезмәттә булды. Байгилдиевлар нәселе безнең милләт тарихында үзе бер феномен», - диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә Татар китабы йорты директоры.

Айдар Шәйхин фикеренчә, иҗат әһеленең мирасын сакламаган нәселләр дә була. «Күбесе туганының кем, нинди шәхес булуын оныта. Алар аның кыйммәтле ядкярләрен ташлый. Шәриф Камал очрагында ситуация бөтенләй башка. Әдипнең шәхесе, аның иҗатына игътибар акрынлап арта, бу бик сөендерә», - диде ул.

Очрашуда хәзерге вакытта Шәриф Камалның туганнары Байгилдиевлар нәселенә багышланган җыентык, китап әзерләү процессы барганы әйтелде. «Туганнары мәгълүмат туплый, җыя. Шул ук вакытта «Җыен» фондында Шәриф Камалга багышланган документаль җыентык та басылырга тиеш. 2024 елда Шәриф Камалның 140 еллыгына әзерләнү инде башланды дисәк тә була», - диде Татар китабы йорты директоры.

«Җыелуыбызның сәбәбе – безнең иҗади тирәлектә Шәриф Камалның туганнарын туплау. Бу эштә без музейның кадерле дусты «Болгар мирасы» Казан продюсерлык компаниясе директоры, Шәриф Камалның бертуган абыйсы Гыймадиның оныгының улы Нәфис Байгилдиевка рәхмәтлебез. Аның активлыгы нәтиҗәсендә Татарстан хөкүмәте Шәриф Камал мәсьәләсенә игътибар итә», - диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100