news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татар китабы йорты Шәриф Камалның туганнары белән очрашу оештырды

Кичәдә Ләйлә Шакирова, Эльза Шакирова, Наилә Якубова, Айрат Байгилдиев, Нәфис Байгилдиев һ.б. туганнары катнашты.

Татар китабы йорты Шәриф Камалның туганнары белән очрашу оештырды
Владимир Васильев

Казанда Татар китабы йортында татар әдәбияты классигы, язучы Шәриф Камалның нәсел дәвамчылары – туганнары белән очрашу узды. Очрашуда җәмәгатьчелеккә Шәриф Камал белән бәйле Татарстан Милли музеенда сакланган сирәк фотографияләр да тәкъдим ителде.

«Шәриф Камалның туганнары белән очрашу беренчеләрдән түгел. Бездә булган мәгълүмат буенча нәсел шактый киң, күптармаклы. Ел саен Шәриф Камалның туган көне кысаларында төрле форматта очрашулар үтә. Без Шәриф Камалның нәселе белән музей арасында ныклы элемтәләр саклау яклы. Очрашуга Казан, Саба якларында яшәүче нәсел вәкилләре килде», - диде «Татар-информ» хәбәрчесенә Татар китабы йорты директоры Айдар Шәйхин.

Аның әйтүенчә, Шәриф Камалның хатлары Татарстанның Милли музеенда саклана торган татар язучылары фондының мөһим һәм кадерле өлеше. «Хәзерге вакытта бөтен булган архивны тәртипләп, аны дәүләт каталогына кертү процессы бара. Шәриф абыйның бай мирасы яңадан күпсанлы укучыга тәкъдим ителә», - ди ул.

Айдар Шәйхин очрашуның Халыкара музейлар көне уңаеннан оештырылганын да искәртте. Музейларда бөтен тарих, ядкярләр саклануын билгеләп үтте һәм Шәриф Камал музее тарихына тукталды.

«Музей РСФСР карары белән ачылган. Ул әдәби тормышта Шәриф Камалның роле белән бәйле. Шәриф Камал исән чагында ук 1940 елда ул вакыттагы Язучылар берлеге рәисе Муса Җәлил Шәриф Камал исемендәге стипендия булдыру буенча эш алып барган. Шәриф Камалның 30 еллык иҗат юбилее да зур дәрәҗәдә Мәскәү һәм Казанда үткәрелгән булган», - дип искәртте ул.

Татар китабы йорты директоры Айдар Шәйхин Шәриф Камалның гаиләсе әдипнең барлык кулъязма һәм матди мирасын, документларны музейга тапшырганын әйтте. «Экспонатларны музей сатып алган. Соңрак төрле елларда әдип белән бәйле экспонатларны туганнары музейга бүләк иткән. Иң мөһиме – музейның беренче фәнни хезмәткәре, әдипнең мирасын кадерләп саклаучы Шәриф Камалның кызы – Зәйнәп Шәрифовна була», - диде ул.

  • Очрашуда Шәриф Камалның туганнары – Ләйлә Шакирова, Эльза Шакирова, Наилә Якубова, Айрат Байгилдиев, Нәфис Байгилдиев һ.б. катнашты.

Чарага КФУның Г.Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе студентлары да килгән иде

Фоторепортаж: Владимир Васильев
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100