news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Айдар Шәйхин рус теленә тәрҗемә ителеп сәхнәдә куелган беренче татар спектаклен атады

Айдар Шәйхин рус теленә тәрҗемә ителеп сәхнәдә куелган беренче татар спектаклен атады
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Татарстан Республикасы Милли музее филиалы – Татар әдәбияты тарихы музее һәм Шәриф Камал мемориаль фатиры директоры Айдар Шәйхин рус теленә тәрҗемә ителеп куелган беренче спектакль турында сөйләде. Бу хакта ул Шәриф Камалның 140 еллыгына багышланган «140 мизгел» дип исемләнгән күргәзмәсе ачылышында әйтте.

«Шәриф абыйның «Козгыннар оясында» повесте нигезендә язылган пьесасы - 1930 елларда татар театрында еш куелган драма. Драманы рус теленә татар театрына нигез салучыларның берсе Ильяс Кудашев-Ашказарский тәрҗемә итә, безнең музейда аның тәрҗемә итү турындагы килешүләре саклана. Пьесаны Казандагы рус театры куйган. Бу татарчадан русчага тәрҗемә ителеп куелган беренче спектакль, пьеса булып санала», - диде ул.

Аның әйтүенчә, «Козгыннар оясында» – Донбасс шахталарында барган вакыйгалар турында. «Заманында бу пьесага бик күп иллюстрацияләр ясалган булган. Хәтта шул спектакль өчен ясалган макетлар да бар, алар да музейда саклана. Шәриф Камал кайчандыр үзе дә шахтер булып эшләгән. Күргәзмәдә шахтаның рәсемен күрә аласыз. Шулай ук Шәриф Камалның әсәрләренә ясалган иллюстрацияләре бик күп, аларның күбесен Байназар Әлминев ясаган», - диде Айдар Шәйхин.

«Шәриф Камалның фундаменталь сайланма әсәрләре 1941 елда басыла башлый. Ләкин Бөтендөнья Ватан сугышы башлангач, бу эш туктатыла. Сайланма әсәрләр җыентыгы яңадан дүрт том булып 1950 елларда басылып бетә. Ул вакыттагы сыман тулы басманың башка әле булганы юк, бу әле киләчәктә Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты белән бергә эшлисе зур эшләрнең берсе», - дип искәртте Татар китабы йорты директоры.

Ул Шәриф Камалның язылып бетмәгән «Сафура» исемле пьесасы барлыгын әйтте. «Бу аның соңгы тексты булгандыр, чөнки кызы Зәйнәп апа «Сафура»ның кулъязмасы тышлыгына: «Бу текстны Шәриф Камал 1942 елның декабрендә иртәнге сәгать 4.00кә кадәр язып утырды», - дигән. Татар китабы йортына Шәриф Камалның нәсел дәвамчылары, кайчандыр бу йортта яшәгән кешеләр килеп, хатирәләрен сөйли», - дип өстәде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100