news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Айдар Шәйхин: Беребез дә туган тел дәресләрен бетерүгә, дәресләр саны кимүгә разый түгел

Татарстан Милли музее филиалы – Шәриф Камал мемориаль музей-фатиры (Татар китабы йорты) мөдире Айдар Шәйхин IX Бөтендөнья татар яшьләре форумының пленар утырышында күпләрне борчыган милли мәгариф өлкәсендәге проблемаларны күтәрде һәм тәкъдимнәрен әйтте.

Айдар Шәйхин: Беребез дә туган тел дәресләрен бетерүгә, дәресләр саны кимүгә разый түгел
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

– Соңгы зур форумнан соң узып киткән җиде ел эчендә гомум кешелек тә, илебез дә зур сынаулар кичерде. Барыбыз да бер көймәдәбез. Ил авырса, без дә авырыйбыз, ил савыкса, без дә савыгабыз. Россия мәгарифе кебек даими үзгәрешләргә дучар булган системаның реформалары да турыдан-туры милләтебезнең хәл-торышына тәэсир итә. Секция утырышында гына түгел, ә һәрбер милли җыеннарда, очрашуларда яңгыраган төп дәгъва шул: беребез дә Россия мәктәпләрендә туган тел дәресләрен бетерүгә, аның исемен яки статусын үзгәртүгә һәм дәресләр саны киметелүгә разый түгелбез. Соңгы сигез ел эчендә күзәтелгән бөек чигенешкә дә без, Мәҗит Гафури әйтмешли, «заһирем гәр түзсә дә дус, кальбемездән түзмәдек».

Чынлап та, һәр яклап барыбыз да телебез һәм мәгарифебез өчен нәрсә дә булса да эшләргә тырыштык. Җөмһүриятебездә Рәисебез янында тел комиссиясе оешты, аның аша балалар бакчалары, мәктәпләр, югары уку йортларына нисбәтле проектлар да гамәлгә куелды. Татар теленнән бердәм республика имтиханын тапшыручылар саны да артты.

Дәүләт катнашыннан башка да тел өйрәтү платформалары, клублар, түгәрәкләр, медиапроектлар хасил булды. Чит илләрдә яшәүче милләттәшләребез үз балаларына милли тәрбия бирүне системалы итәргә теләп, онлайн мәктәп тә оештырдылар. Ел саен җөмһүриятебездәге махсус җәйге аланнарга төбәкләрдән балалар тел өйрәнәм дип килә, Казанда татар теле курсларына йөрүчеләр саны да арта бара. «Адымнар» мәктәпләре челтәре гамәлгә куелды, аларның күркәм нәтиҗәләрен дә күрә башладык кебек. Ахыр чиктә, республика мәктәпләрендә татар телен туган тел буларак сайлаучылар, ана телен өйрәнүчеләр саны да тотрыклы тора кебек. Ләкин шундый саннар яңгырады: Казанның татар мәктәпләрендә укыган татар балаларының 2,5 проценты гына үзара татар телендә сөйләшә!

Шулай да, без һаман шул ук Гафури шигырендәгечә яши бирәбез: «Әй бичара! Тел барында үтте гомрең тик йөреп,/Инде телсезләр кебек ымлап йөрерсең тилмереп».

Шөкер, без телсезләр түгел. Телебез, илебез, Ватаныбыз бар, Ватаныбызга тугрылыгыбыз бар. Тик объектив чынбарлык белән дә дус булырга кирәк. Без янгын сүндерү белән генә шөгыльләнмик, туасы янгыннарны булдырмый калырга да омтылыйк. Бүген хөр фикерле, милли рухлы, телне белгән һәм сөйгән, гамәл кылырга гайрәте булган яшьләр бар икән – бу киңрәк сулыш алып булган заманнарның нәтиҗәсе. Бүген мәктәпләрдә әдәбиятны һәм ана телен тиешле тирәнлектә өйрәнә алмаган балалар милли хәяттә нинди урын алырлар? Юкка чыккан мөмкинлекләргә алмашка без нинди форсатлар, нинди җайлар таба алабыз? Барчасы хакында кичә уйларга тиеш булсак та, бүген дә әле адымнар ясарлык минутларыбыз бар.

Бүген утырыш барышында татар теленә өйрәтү, татар телендә аралашу мохите тудыра торган ирекле киңлекләрне, шул исәптән, тел түгәрәкләре һәм сөйләм клубларын өйрәндек. Казанда бу формат Милли китапханәдә, Татар әдәбияты тарихы музее һәм Шәриф Камал мемориаль фатиры – Татар китабы йортында, башка иҗтимагый киңлекләрдә кулланылып килә. Әлеге тәҗрибәне тарату, төбәк оешмаларында, республиканың мәдәният һәм мәгариф оешмаларына методик эшкәртмә буларак тәкъдим итү һәм әлеге форматны үстерер өчен грант ысулларын куллану зарур. Кемнәрнең бу формат белән якыннан танышасы килә, сезләрне Татар китабы йортына чакырабыз.

Мәгариф һәм тәрбия секциясе катнашучылары шундый фикергә дә килде: татар теленнән Бердәм республика имтиханын тапшыручылар саны артуына сөенәбез һәм Татарстанда урнашкан югары уку йортларын, урта һөнәри белем бирү йортларын әлеге төр имтиханны уңышлы тапшыручылар өчен укырга кергәндә исәпкә алына торган өстәмә баллар кертергә чакырабыз. Татарча диктантны 100 меңгә якын кеше язган икән, әйдәгез, монда утыручылар, теләге булган кешеләр үзебезне сынап карау йөзеннән – шундый акция рәвешендә татар теленнән Бердәм республика имтиханын тапшырыйк?! Бигрәк тә әдәбият, мәгариф өлкәсендә эшләгән кешеләргә бу бигрәк тә кызыклы, актуаль булыр иде. Минемчә, без бу имтиханны кимендә 75 баллга яза алабыздыр.

Милли мәгариф һәм тәрбия системасының дәүләттән тыш шәкелләрен дә үстерергә, уңышлы үрнәкләргә – дәүләткә бәйле булмаган татар балалар бакчаларына, татар-мөселман мәктәпләре һәм пансионатларына – игътибар итәргә зарур дип саныйбыз. Аларга максатчан ярдәм күрсәтергә кирәк.

Безгә еш кына: «Телегезне гаиләдә саклагыз», – дип әйтәләр. Әлбәттә, гаиләдән башка мөмкин түгел. Ләкин хәзерге шартларда гаилә институты шулай ук тотрыксыз институт. Гаилә эчендә генә никадәр тырышсак та, мәктәпсез, мохитсез татар телен сеңдереп булмый. Әгәр гаилә генә саклап калырга ярдәм итсә, төбәкләрдә татар телен белү белән бернинди проблема булмас иде. Без мәктәпне ахыргача сакларга, якларга тиешбез. Ел саен Татарстанда татар мәктәпләре кими, шәһәрдә исә татар мәктәпләре саны артмый, безгә моның белән нәрсә дә булса эшләргә кирәк», – диде чыгышында Айдар Шәйхин.

news_right_1
news_right_2
news_bot