news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Айдар Шаһимәрданов мөселман эшмәкәрләрен төп игътибарны мәгарифкә юнәлтергә өндәде

Айдар Шаһимәрданов мөселман эшмәкәрләрен төп игътибарны мәгарифкә юнәлтергә өндәде
Гөлүзә Ибраһимова

Россия Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе президенты Айдар Шаһимәрданов мөселман эшмәкәрләрен төп игътибарны ислам мәгарифен күтәрүгә юнәлтергә өндәде.

«Мәдрәсәләрне финанслау мөһим мәсьәлә. Мөселман эшмәкәрләре үзләренең ярдәмнәрен юлларга тиешле төп фундамент – ислам фәнен үстерү. Көчле финанслау булмаганда яңа Мәрҗаниләр, Барудилар булмауга гаҗәпләнергә кирәкми», - дип сөйләде ул мөселман уку йортларын финанслау проблемаларына багышланган түгәрәк өстәлдә.

Ул мәдрәсә һәм мөселман эшмәкәрләре арасында дуслыкны булдырырга кирәк, дигән фикердә. «Аена бер тапкыр булса да эшмәкәрләрне мәдрәсәдә җыярга, аларга барысын да сөйләргә, күрсәтергә кирәк. Безнең хәйрия фонды бар, аена берничә миллион җыябыз. Барысын да биреп бетерәбез. Бездә 10 мең эшмәкәр булса, барлык мәдрәсәләрнең мохтаҗлыгы бетәр иде», – диде ул.

Түгәрәк өстәлдә Татарстан мөфтие урынбасары, Россия ислам институты һәм Казан ислам университеты ректоры Рәфикъ хәзрәт Мөхәммәтшин дини уку йортларына кирәкле бюджет турында сөйләде.

Айдар Шаһимәрданов мөселман уку йортларын финанслау юнәлешен популярлаштырырга кирәклеген әйтте. «Без иң яхшы шәкертләргә стипендия, хәзрәтләргә, укытучыларга лаеклы хезмәт хакы бирә алырбыз, дип өметләнәм», – диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100