news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рәфикъ хәзрәт Мөхәммәтшин: Дини уку йортларына бюджет формалаштыру бик катлаулы

Рәфикъ хәзрәт Мөхәммәтшин: Дини уку йортларына бюджет формалаштыру бик катлаулы
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Татарстан мөфтие урынбасары, Россия ислам институты һәм Казан ислам университеты ректоры Рәфикъ хәзрәт Мөхәммәтшин дини уку йортларына кирәкле бюджет турында сөйләде.

«Дини уку йортларына бюджет формалаштыру бик катлаулы. Безнең мәдрәсәләргә елына кимендә 50-60 миллион сум кирәк, ике югары уку йортына - 100 миллионлап, ягъни елына 150-160 миллион дигән сүз. Бу бик аз, дөньяви уку йортларының бер факультеты дәрәҗәсендә. Бу акчалар безнең остазларны минималь хезмәт хакы белән тәэмин итәргә җитә», - диде ул мөселман уку йортларын финанслау мәсьәләләренә багышланган түгәрәк өстәлдә.

Мәдрәсә директорының беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин укытучыларның хезмәт хакы 17 мең булуы турында әйткән иде.

Рәфикъ Мөхәммәтшин мәдрәсәләрнең бюджеты ничек барлыкка килүен аңлатты. «Бүгенге көндә дини уку йортларының бюджетын формалаштыруда проблемалар бар. Мәдрәсәләрнең 50-60 миллионлык бюджетының яртысын Диния нәзарәте каплый, Мәскәүдәге Ислам мәгарифенә ярдәм фонды өлешчә ярдәм итә һәм шулай ук меценатлар бар, продукция ягыннан «Зәкәт» фонды ярдәм итә. Калганын кайдан алырга, дигән проблема бар», - диде ул.

Ул Татарстанда 11 дини уку йорты – 8 мәдрәсә һәм 2 югары уку йорты булуын искәртте. «Читтән торып укучылар белән бергә исәпләгәндә, 4 меңнән артык шәкерт укый. Дини уку йортлары Татарстан өчен генә түгел, Үзәк Россия өчен кадрлар әзерли. Татарстандагы мәдрәсәләр дәрәҗәсендә эшләүче мәдрәсәләр юк дәрәҗәсендә», - диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100