news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Айдар Метшин Разил Вәлиевнең вафаты сәбәпле кайгы уртаклашты

Россия Дәүләт Думасы депутаты Айдар Метшин язучы һәм шагыйрь Разил Вәлиевнең вафаты сәбәпле кайгы уртаклашуын белдерде.

«Татарстан Республикасының халык шагыйре һәм Татарстан Дәүләт Советының элеккеге депутаты Вәлиев Разил Исмәгыйль улының үлеме тетрәндерде.

Ул республикабызның иң якты, талантлы һәм үзенчәлекле язучыларының берсе, актив җәмәгать һәм сәясәт эшлеклесе, максатчан, битараф булмаган һәм бик яхшы күңелле кеше иде.

Чын күңелемнән югалту кайгысын уртаклашам, аның туганнары һәм якыннары белән кайгырам. Авыр көннәрдә сезгә көчле һәм нык булырга телим.

Разил Исмәгыйлевич турындагы истәлекләр мәңгегә безнең йөрәкләрдә калачак», диелә кайгы уртаклашу хатында.

  • Шагыйрь һәм язучы, Татарстан Дәүләт Советының элеккеге депутаты Разил Вәлиевнең вафаты турында бүген ТР Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстанда яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре буенча комиссия утырышында билгеле булды. Разил Вәлиевка 76 яшь иде.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100