news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Айдар Галимов: Милли шурада комитетлар оешу җаваплылыкны арттыра

Айдар Галимов: Милли шурада комитетлар оешу җаваплылыкны арттыра
Владимир Васильев

Татарстан һәм Башкортстанның халык артисты, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура әгъзасы Айдар Галимов фикеренчә, комитетлар барлыкка килү җаваплылыкны арттыра. Ул комитетлар һәм бюро оешуны уңай күренеш дип атады.

«Миңа калса, комитетларга бүленү кешеләрне оештырып җибәрер. Оешканлык төсе керер кебек. Милли шура ул зур бит инде, 75 кешедән тора. Бөтен кеше дә, бөтен эшкә дә җаваплы карый кебек түгел иде. Билгеле бер юнәлеш бирелгәч, җаваплылык хисе артыр дип уйлыйм», – дип сөйләде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Ул үзенең мәдәният белән бәйле комитетка керү теләге булуын әйтте. «Ниндидер киңәшләр бирә алырмын. Шул юнәлештә атлармын», – диде ул. 

news_right_1
news_right_2
news_bot