news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура комитетлары һәм бюросы төзелде

Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура комитетлары һәм бюросы төзелде
https://tatar-congress.org/

Бөтендөнья татар конгрессы Милли шурасы утырышында комитетлар һәм бюро әгъзалары тәкъдим ителде.

Бөтендөнья татар конгрессы рәисе Васил Шәйхразыев 75 әгъзагың 7 комитетка бүленәчәген әйтте. 

Комитетлар: 

  • Милли мәгариф һәм фән (җитәкче - Дания Заһидуллина),
  • Татар халкының мәдәнияте һәм рухи мирасы (җитәкче – Ркаил Зәйдуллин),
  • Массакүләм мәгълүмат чаралары һәм уртак татар мәгълүмат мохите (җитәкче - Илшат Әминов),
  • Татарлар яшәгән төбәкләрдә эшмәкәрлекне үстерү һәм икътисади багланышларны булдыру (җитәкче – Ринат Насыйров),
  • Татар дипломатиясе һәм халыкара элемтәләр, (җитәкче – Данис Шакиров),
  • Татар дини оешмалар эшчәнлеген координацияләү төркеме (җитәкче – Рәфыйк Мөхәммәтшин),
  • Татар тарихы һәм заман (җитәкче - Дамир Исхаков).

Васил Шәйхразыев әйтүенчә, һәр әгъза комитетка керү теләген үзе белдерә ала, комитет җитәкчесе чакыруы белән дә килергә мөмкин.

Утырыш барышында бюро әгъзалары да тәкъдим ителде. Комитет җитәкчеләре бюрога автомат рәвештә эләгә. Милли шура елына ике тапкыр җыелса, бюро елына ким дигәндә дүрт тапкыр җыелырга тиеш була.

Очрашуда Бөтендөнья татар конгрессының киләсе елга эш планы да тәкъдим ителде. Барлык тәкъдимнәргә өстәмәләр кертү өчен бер атна вакыт бирелә.

Шулай ук кандидатлар исемлеге буенча бер атна дәвамында тәкъдимнәр кабул ителә.

Исемлек Бөтендөнья татар конгрессы сайтында чыкты:

  1. ШӘЙХРАЗЫЕВ Васил Габтелгаяз улы, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе
  2. ШАКИРОВ Данис Фәнис улы, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисенең беренче урынбасары – Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе
  3. ЗАҺИДУЛЛИНА Дания Фатыйх кызы, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисенең урынбасары, Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясе вице-президенты
  4. КӘРИМОВ Тәуфыйк Әкрам улы, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисенең урынбасары, «Казакъстан татарлары һәм башкортлары» Республика иҗтимагый берләшмәсенең Идарә рәисе (Астана, Казакъстан)
  5. ӘМИНОВ Илшат Юныс улы, «Яңа гасыр» Телерадиокомпаниясе генераль директоры, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты
  6. ДӘҮЛӘТОВ Илдус Ядъкәр улы, Оренбург өлкәсе Төбәк татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе
  7. ДӘҮЛӘТШИН Альфред Әмир улы, Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстан Республикасындагы вәкиле
  8. ЗӘЙДУЛЛИН Ркаил Рафаил улы, шагыйрь, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты
  9. ИСХАКОВ Дамир Мәүләви улы, Тарих фәннәре докторы, «Туган җир» журналының баш мөхәррире
  10. КАНЮКАЕВ Фәхретдин Бәдретдин улы, «Дуслык» Самара Региональ иҗади-иҗтимагый оешмасы президенты
  11. МӨХӘММӘТШИН Рәфыйк Мөхәммәтша улы, Россия ислам институты ректоры
  12. НАСЫЙРОВ Ринат Хәмзә улы, Бөтендөнья татар конгрессының Төмән өлкәсендәге вәкиле
  13. ӘХМӘТОВ Марат Готыф улы, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары
  14. ФӘЙЗРАХМАНОВ Айрат Шамил улы, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Массакүләм мәгълүмат чаралары һәм иҗтимагый оешмалар белән элемтә бүлеге җитәкчесе, тарих фәннәре кандидаты
  15. ХӘМИДУЛЛИНА Камәрия Зиннур кызы, Татарстан Республикасының Халык укытучысы, жәмәгать эшлеклесе
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100