news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Айдар Фәйзрахманов: Үзешчән сәнгать коллективларына игътибар җитеп бетми

«Шушы өлкәдә эшләүче җитәкчеләребез бу хакта уйланырга тиештер», - диде артист.

Айдар Фәйзрахманов: Үзешчән сәнгать коллективларына игътибар җитеп бетми
Солтан Исхаков

Татарстанның халык артисты, «Үз илемдә – үз көем» бәйгесенең жюри рәисе Айдар Фәйзрахманов фикеренчә, бүгенге көндә үзешчән сәнгать коллективларына – ансамбльләргә, хор коллективларына игътибар җитеп бетми.

«Әлбәттә, бу дәүләт күләмендәге сорау. Үзешчән сәнгатькә аерым игътибар кирәк. Элек үзешчән сәнгать йортлары бар иде, үзешчән сәнгать бәйгеләре авыл, район, аннары республика күләмендә үтә иде. Шушы өлкәдә эшләүче җитәкчеләребез бу хакта уйланырга тиештер», - диде ул «Татар-информ»да узган «Үз илемдә – үз көем» җыр бәйгесенә багышланган матбугат очрашуында.

Аның әйтүенчә, элек үзешчән сәнгать белән профессиональ сәнгать аерылып торган. «Хәзер ул ызан юкка чыкты, татар эстрадасының 80 проценты үзешчәннәрдән тора. Үзешчән сәнгать коллективлары бары тик коллектив җитәкчеләренең, анда йөрүче кешеләрдән тора, аларның мөмкинлекләре күп. «Тәртип» радиосы аша гына да төрле бәйгеләрдә катнашырга була. Радио-телевидениедә профессионалларга караганда үзешчәннәргә хокук күбрәк бирелгән», - ди ул.

«Тәртип» радиосының башкарма продюсеры Айваз Садыйров фикеренчә, элек социалистик юнәлеш булган илдә үзешчәннәр үзләрен башкача күрсәтә алмаганга мөмкинлек бирелгән булган. «Дәүләт матур җырлый яки бии торган колхозчыларга да мәйдан биргән. Дәүләт бүген безгә ярдәм итми, дип утырырга ярамый. Бүген мөмкинлекләр күбрәк: үзеңне беркая бармыйча да интернет аркылы бөтен дөньяга күрсәтә аласың», - ди ул.

«Гади коллектив буларак, телефонга видео төшереп, интернетка куеп, контент, аудитория җыя аласың. Ул вакытта гастроль дә кирәкми. Үзешчәннәргә үз ихтыяҗын канәгатьләндерергә, халыкка күрсәтергә мөмкинлекләр бар. Профессиональлек белән үзешчәнлек - икесе ике яссылыкта. Без аларны бер-берсе белән кушмыйбыз, икесенә ике урын», - диде башкарма продюсер.

«Тәртип» радиосы баш мөхәррире Ризәлә Исмәгыйлева үзешчәнлек хәрәкәте әле бетмәгән, дигән фикердә. «Аны үстереп җибәрергә генә кирәктер. Аңа теләктәшлек күрсәтеп, күтәреп алу гына кирәк», - диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100