news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Үз илемдә – үз көем» бәйгесендә үзешчән иҗади гаилә коллективлары акча ота алачак

Гран-прига - 50 мең сум, беренче урынга - 25 мең, икенче урынга - 15 мең, өченче урынга - 10 мең биреләчәк.

«Үз илемдә – үз көем» бәйгесендә үзешчән иҗади гаилә коллективлары акча ота алачак
Солтан Исхаков

«Тәртип» радиосы «Үз илемдә – үз көем» бәйгесен башлап җибәрә. Узган ел бәйгедә аерым башкаручылар һәм коллективлар катнашса, быел конкурста үзара гаиләләр көч сынашачак. Төп шарт - музыка уен коралларына кушылып җырлау яки җырны а капелла башкару.

«Узган ел бәйгегә йөздән артык видео килгән иде. Әбиләр дә, бәбиләр дә катнашкан иде», – диде «Тәртип» радиосы баш мөхәррире Ризәлә Исмәгыйлева.

Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге комиссия әгъзалары барлык видеоларны карап, берничә җиңүче гаиләне сайлаячак. Алар 29 ноябрь көнне Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә узачак Гала-концертта чыгыш ясаячак. Шулай ук җиңүчеләрнең җырлары «Тәртип» радиосы эфирында да яңгыраячак.

«Тәртип» радиосының башкарма продюсеры, алып баручы Айваз Садыйров әйтүенчә, бәйге халык, тыңлаучылар арасында профессиональ сәхнәгә чыгарга лаек булып та, ниндидер сәбәпләр сәбәпләр арасында мөмкинлеге булмаганнарны халыкка ишеттерү форсатын тудырды. «Быел да без бу бәйгене дәвам итәргә булдык, чөнки бәйгеләр арасыннан тамашачы тарафыннан җылы кабул ителгәне шунысы иде», - диде ул.

«Хәтерләсәгез, Татарстан радиосы элек зур эш башкарган: үзешчәннәрне авыллардан, районнардан китереп, аларны фондка яздырганнар. Хәзер дә без фондны карыйбыз, өйрәнәбез - анда теге яки бу колхоз исеменнән килгән үзешчәннәр, җырчылар, ансамбльләр булган. Ул вакытта үзешчәнлеккә зур игътибар бирелгән. Бәлки, без дә шушы эшне әлеге конкурс аша дәвам итәбездер, чөнки монда катнашкан тыңлаучыларның язмаларын архивлаштырып, радио аша да яңгырата алачакбыз», - ди Айваз Садыйров.

Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахманов билгеләп үткәнчә, бәйгенең төп максаты - татар милли моңына, аһәңенә туры килгән җырларны сайлап алу. «Алар бүгенгә кадәр без ишетмәгән җырлар булырга мөмкин, чөнки халык арасында андый җырлар саклана. Милләтебезне уятып җибәрә торган җырларны табып, киң тамашачыга тәкъдим итә алырбыз дип өметләнәм. Без туганлык җепләренең ныклыгын, җыр, моң аша ныгытасыбыз килә», - диде ул.

Оештыручылар җиңүчеләрнең акчалата бүләкләнәчәген әйтте. Гран-прига - 50 мең сум, беренче урынга - 25 мең, икенче урынга - 15 мең, өченче урынга - 10 мең биреләчәк.

Бәйгенең төп шартлары: катнашучылар бер гаилә әгъзалары яки туганнар булырга тиеш (мәсәлән, әти-әни һәм балалар, ир һәм хатын, әби һәм оныклар, бертуганнар, икетуганнар һ.б.). Кимендә ике кеше булырга тиеш. Катнашучылар сирәк яңгыраучы яки онытылып баручы җырны музыка уен коралларына кушылып җырларга яки җырны а капелла башкарырга тиеш. Җырны башкаруга иҗади килү хуплана.

Җырны видеога төшереп, сыйфатлы видеоны +79872205050 номеры буенча ватсапка яки телеграмга җибәрергә. Шулай ук Яндекс.Диск, Mail.Облоко, Google.Drive кебек күләмле файлларны саклаучы системаларны кулланып, шуларга сылтама да җибәрергә мөмкин. Видеолар 16 октябрьгә кадәр кабул ителә.

  • Икенче мәртәбә уздырылучы бу бәйге быел Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе белән берлектә оештырыла.
Фоторепортаж: Солтан Исхаков
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100