news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Айдар Фәйзрахманов туган көнендә узачак концертында тамашачыга яңа китабын таратачак

Айдар Фәйзрахманов туган көнендә узачак концертында тамашачыга яңа китабын таратачак
Рамил Гали

Татарстанның халык артисты, Татарстан Республикасы фольклор музыкасы дәүләт ансамбленең сәнгать җитәкчесе Айдар Фәйзрахманов туган көне уңаеннан узачак концертта яңа китабын тамашачыга таратачак.

«Юлын белгән арымас» китабы мең данә тираж белән, ә аннан соң тагын 600 данә тираж белән бастырылган. Мең китап китапханәләргә һәм татарлар яшәгән төбәкләргә таралган. 600 данә булып чыккан китапның бер өлешен автор тамашачыга бүләк итәргә җыена.

«Концерт көнне бу китапны тамашачыга бүләк итеп бирәчәкбез. Әйтик, 100 данәне шулай таратачакбыз», - диде ул матбугат очрашуында.

Габдулла тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе директоры Кадим Нуруллин концертның симфоник оркестр белән узачагын әйтте.

«Соңгы 22 ел дәвамында филармониядә җырларны симфоник оркестрга кушылып тәкъдим итү булмады. Быел бу юнәлештә дә эшләргә булдык. Концертта бик мәртәбәле җырчылар катнашачак. Филүс Каһиров, Илгиз Мөхетдинов, Сиринә Зәйнетдинова, Алинә һәм Азат Кәримовлар, рөстәм Насыйбуллин булачак», – дип сөйләде Айдар Фәйзрахманов журналистларга. 

Концерт 30 гыйнвар көнне Габдулла тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә була. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100