news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Айдар Фәйзрахманов «Юлын белгән арымас» дип аталган китабын тәкъдим итте

Айдар Фәйзрахманов «Юлын белгән арымас» дип аталган китабын тәкъдим итте
Рамил Гали

Татарстанның халык артисты, Татарстан Республикасы фольклор музыкасы дәүләт ансамбленең сәнгать җитәкчесе Айдар Фәйзрахманов «Юлын белгән арымас» дип аталган китабын тәкъдим итте.

Аның сүзләренчә, китапны әзерләү өчен өч ай вакыт кирәк булган.

«Китап бик җиңел эшләнелде, чөнки узган юл бик бай. Китапта фотосурәт, үземнең язмалар, күренекле шәхесләрнең минем турында әйткән сүзләре – барысы да тупланды. «Татарстан» радиосының «Алтын фонды»на кергән  җырларым, язмаларым, «Шигъри тәлгәшләр» циклы, видеоязмаларны китаптагы QR-код ярдәмендә ачып була», - дип сөйләде ул.

Фото: © Рамил гали

Китап 600 данә тираж белән чыккан. Бу китапларны ул үзенең матди чыганакларына таянып чыгарган. Моңа кадәр дәүләт ярдәме белән чыккан мең данә китап китапханәләргә һәм төбәкләрдә яшәгән татарларга таратылган.

Габдулла тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе директоры Кадим Нуруллин Айдар Фәйзрахмановның күпкырлы шәхес булуын ассызыклады.

«Китапны кулга алгач, горурлык хисе кичерәм. Айдар Фәйзрахманов фольклор сәнгатен тирәнтен белүче кеше буларак танылды. Ул фольклорны яшьләр тәненә салып, матур киемнәр, инструментлар, хәрәкәтләр белән тәкъдим итте», - дип сөйләде ул матбугат очрашуында.

Фото: © Рамил Гали

Китапның автор-төзүчесе, мөхәррире Гөлинә Гыймадова китапны эшләгәндә үзендә булган үзгәрешләр һәм үзе өчен мөһим булган мизгелләр турында сөйләде.

«Бу китап Айдар Фәйзрахманов турында гына түгел. Монда татар гаиләсе, татар авылы, татар җырының тарихы чагыла. Миңа әнисе, туганнары, шәхесләр белән язышкан хатлары, әнисенең көндәлеге бик тәэсир итте. Мин дә көндәлек яза башладым», - диде ул.

Фото: © Рамил Гали

Режиссер, сценарист, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Айдар Фәйзрахмановның апасы Фәридә Сәфәргалиева гаилә истәлеге белән уртаклашты.

«Айдарның китапка бәйләнеше туганчы ук булган. Апамның истәлекләрендә ул туганчы булган вакыйгалар язылган. Кичен, гаилә белән җыелгач ,Флера апам китап укый торган булган. Фатих Хөснинең «Йөзек кашы»н укыгач, әти әнигә «Миңа да бер малай алып кайтып бир инде», – дип әйткән. шулай итеп, ул балага китап аша нигез салына. Китап язу да, сәнгатькә якынлык та аңа туганда ук салынган», – дип сөйләде ул.

Фото: © Рамил гали

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100