news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Айдар Фәйзрахманов: Һәр кешенең миңа булган мөнәсәбәтен тоеп торам

Айдар Фәйзрахманов: Һәр кешенең миңа булган мөнәсәбәтен тоеп торам
Рамил Гали

Татарстанның халык артисты, Татарстан Республикасы фольклор музыкасы дәүләт ансамбленең сәнгать җитәкчесе Айдар Фәйзрахманов нечкә күңелле булуын һәм башкаларның мөнәсәбәтен тоеп торуы турында сөйләде.

«Үзем бик кырыс кеше кебек тоелсам да, күңелем бик нечкә. 9-10 сыйныфларда укыганда авылда әни белән икәү генә калдык. Апа мәктәпне тәмамлап, укырга китте. Шул вакытта Илһам Шакировның пластинкасы чыкты. Шул пластинканы куя идем дә, күңелем тулып, идәндә елап ята идем. Әни килеп керә дә: «Улым, нәрсә булды?» - дип сорый иде. Күңелем тулды, дип җавап бирә идем», – дип искә алды ул. 

«Юлын белгән арымас» китабын тәкъдим итүгә багышланган матбугат очрашуында ул авыл, гаилә, бала вакытындагы хатирәләре белән уртаклашты. Аларны сөйләгәндә дә күңеле тулуын әйтте. 

«Кирәк вакытта кырыс та, төгәл дә була алам, әмма шушы нечкә күңелле булуым дөньяны тоемлауга зур йогынты ясый. Һәр кешенең мөнәсәбәтен тоеп торам», – дип сөйләде ул. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100