Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Айдар Әхмәдиев: «Сания» операсының либретто авторы билгеле түгел

Татарстан Республикасы Милли музееның филиалы - Салих Сәйдәшев музее мөдире Айдар Әхмәдиев «Сания» беренче татар операсына либреттоны кем язганы төгәл билгеле булмавын әйтте.
«Сания» операсының либреттосын язучы, драматург Фатих Әмирхан язган дигән фараз бар. Төгәл әйтә алмыйм, әмма бу фикер белән килешәм. Миңа калса, «Сания» операсының идея авторы композитор Газиз Әлмөхәммәтов булган. Операны яза башлар алдыннан аның әзер планы булган. Шул планга таянып, Фатих Әмирхан сүзләрен язгандыр дип фаразлыйм. Фатих Әмирхан да үзенең истәлекләрендә операга карата үзенең катнашы барлыгын әйтә», - диде «Татар-информ» хәбәрчесенә Айдар Әхмәдиев.
Габдулла Тукай музее өлкән фәнни хезмәткәре Лена Тябина сүзләрнең авторы галим, язучы, шагыйрь Гали Рәхим булырга мөмкин, дигән версияне әйтте. «1930 елларга кадәр Солтан Габәши иҗат иткән «Кәккүк» җыры Гали Рәхим сүзләренә башкарылган, бәлки, опера либреттосын язганда аның да катнашы булгандыр. Либреттоны шагыйрь иҗат иткәндер дигән фикер бар», - диде ул.
- Салих Сәйдәшев музеенда «Сания» беренче татар операсы тарихына багышланган лекция булды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз